Парк җирле нефтьчеләр оешмасы – Егор Юдин җитәкчелегендәге «Мензелинсксервис» патронажы астында тора. Парктагы үзгәрешләр күпләрне җәлеп итәрлек: универсаль спорт мәйданчыгыннан тыш, янәшәдә генә тренажерлар урнаштырылган, брусчаткадан тротуарлар салынган, кече архитектур формалар яңартылган, яңа төзелгән фонтан эшләп тора, утыртылган чәчәкләр, агачлар тирәлеккә ямь өсти. Паркны видеокамера “күзәтә”. Парк янында автостоянка булдырылган.
Яңартылган паркны тантаналы ачу булды. Тантана «Солнышко» балалар бакчасына йөрүче нәниләр чыгышы белән башланып китте. Нәниләр паркны төзекләндергән абыйларына шигъри юллар белән рәхмәтләрен белдерделәр.
Минзәлә муниципаль район башлыгы, «БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре Айдар Салахов минзәләлеләрне сәламләде, мондый теләкләрен җиткерде:
– Моңа кадәр дә о л ы с ы н а - к е ч е с е н ә хезмәт итеп килгән паркның икенче сулышы ачылды диеп әйтергә була. Егор Юдин һәм 3 нче санлы урта мәктәп, төзүчеләр ярдәме – уртак тырышлык нәтиҗәсендә парк төзекләндерелде, спорт мәйданчыгы һәм корылмаларыбелән баетылды. Юдин идеясе белән нефтьчеләр истәлеге югалмасын, нефтьчеләр тармагында хезмәт куйган шәһәрлеләр ял итсен өчен биредә яңарту эшләре башкарылды. Паркларны төзекләндерү эшләре шәһәребездә дәвам иттерелә. Сезнең күз алдында Җиңү паркы, үзәк стадионда шушындый яңарту эшләре башкарылды, чираттагысы – Муса Җәлил и с е м е н д ә г е парк, аннары сабантуй мәйданында да шундый эшләр башкару күздә тотыла, диде ул.
Егор Юдин, шәһәр депутаты, «Мензелинсксервис» оешмасы җитәкчесе, меценат: – Паркны төзекләндерүгә өлеш кертүебезгә мин бик шат. Паркта ял итү өчен дә, спорт белән шөгыльләнүчеләр өчен дә, балаларга уйнарга да бөтен шартлар тудырылган.Яңа мәйданчык ачылу әтиләргә балаларны уйнатырга, әниләргә вакытларын спортка багышлаган әтиләрне тыныч күңел белән эшкә озату мөмкинлеге бирер дип уйлыйм. Спортта уңышлар көтәбез.
Илдар Гимадиев, ТР Дәүләт Советы депутаты, «Органик Групп» агрофирмасы генераль директоры: – Парклар яңартылу, төзекләндерелү – балалар өчен дә, ата-аналар өчен дә зур сөенеч. Парк яшь буынны тәрбияләүгә этәргеч бирсен. Мондый вакыйгалар кабатланып торсын иде.
Валентина Афтулева, ТОС-5 җитәкчесе:
– Парк матур булу өстенә, хәзер биредә сәламәтлек өчен дә менә дигән шартлар барлыкка килде. Әлеге эшләрне башкаручы Егор Юдин командасына, шулай ук өмәләрдә катнашкан бистәбездә яшәүчеләргә, 3 нче мәктәп укучыларына рәхмәтебез зур. Һәркемгәуңышлар юлдаш булсын. Биредә барыгызны да даими үткәрелүче мәдәни-спорт чараларында көтеп калабыз.
Разия Закиева, Хаҗәр Кәримова, Изыскательләр урамы 1/13, 1/15 нче йорт):
– Без, шушы тирәдәге күпкатлы йортларда яшәүче пенсионерлар, тормышыбызны шушы парктан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Һәркөнне шушы паркка чыгабыз. Аның яңаруына куанабыз. Эскәмияләр бар ял итеп алыйм диючеләргә, без утырып тормыйбыз, җәүләп йөрибез, аякларны язабыз. Яшьләр спорт корылмаларын саклап тотсыннар иде. Шушындый рәхәт тормышта озын гомер кичерергә язсын иде әле дип телибез.
Юлия Армянинова, 73 яшь, Изыскательләр урамы, 1/6 нчы йорт:
– Парк бик матурланды, көязләнде, ял итү өчен бөтен шартлар бар: фонтан ясап куелды, чәчәкләр утыртылды, үләннәр чәчеп куйдылар, утыртылган агачлар да үсеп китте. Бик күпләргә ошый биредә.
Иван Павлов, 10 яшь (Изыскательләр урамы, 3/17):
– Без бүген бирегә «Олимпиец» лагерендагы дусларым белән килдек, безне вожатыебыз Зоя Тимофеева алып килде. Мин моңа кадәр бирегә сирәк килә идем, хәзер көн дә киләчәкмен. Миңа спорт мәйданчыгы ошый, дусларым белән футбол уйнаячакбыз.
Светлана Вафина, Саша Журавлева, 3 нче мәктәп укучылары:
– Монда без вакытны күңелле үткәрәбез, өлкән класстагылар өмәләргә чыгалар, ә без уйнарга яратабыз, бигрәк тә мондагы тренажерлар ошый.
Дәүләт программасы кысаларында республика бюджетыннан Нефтьчеләр паркына спорт мәйданчыклары төзү өчен 2,3 млн сумлык средстволар бүлеп бирелгән.
безнең өстәмә
Тантанада паркны төзү һәм төзекләндерүгә өлеш керткән Егор Юдинга, инженер Игорь Харитоновка, “Автодорстрой” җитәкчесе урынбасары Радик Гареевка, 3 нче урта мәктәп директоры Оксана Губайдуллинага район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.