Үзгәрешләр кичерә

2017 елның 24 июне, шимбә

Флүрә МУСИНА

Биредә күзгә таш­ланып торган иң зур үзгәрешләрнең бер­се – элеккеге футбол мәйданчыгы урынын­да баскетбол һәм во­лейбол мәйданчыгы җиһазландырылуы. Хәзер шушы мәйданчыкның па­раметры буенча брус­чаткадан тротуар ясала. Икенче зур яңалык – әлеге мәйданчык янәшәсендә спорт тренажерлары ур­наштырылды.

Игорь Харитонов, уча­сток начальнигы («Мен­зелинсксервис» оешмасы инженеры):

– Безнең җитәкчебез Егор Юдин, шәһәр Советы депутаты буларак, әлеге паркны төзекләндерүгә алынды. Шушы уңайдан оешма көче белән кечкенә балаларга берничә ел бу­ена хезмәт иткән элекке­ге уен корылмалары да яңартылачак, җиһазлар кайтарылган инде. Парк эчендә төзекләндерү эшләре дәвам ителәчәк: үзәк керү өлешендә (көнбатыш яктан) фонтан ясарга дип торабыз. Аның тирәсендә чәчәклекләр булачак. Паркның икенче ягында (көньяк өлешендә) ясалачак альпинарий тирә-юньгә ямь өстәр, шәһәрлеләрдә соклану тудырыр дип уйлыйбыз. Барлык эшләрне 1 июльгә кадәр төгәлләү буры­чын куйдык. Парктагы эскәмияләр дә яңартылды, буяп куелды. 3 нче мәктәп укучылары биредә даими өмәләр ясыйлар, паркны җыештырып торалар, безгә булышлык күрсәтәләр.

Светлана Кукаркина: – Йортыбыз янәшәсендә шундый парк булуы бик рәхәт. Оныкларым Улья­на, Камилла белән еш булабыз биредә. Паркта балалар өчен атынгыч­лар, тагын берничә уен җайланмалары бар, шу­ларда уйный оныклар. Эскәмияләр булуы бик уңайлы, рәхәтләнеп ял итеп аласың. Аяк асты чис- та, брусчаткалар җәелгән. Мондагы үзгәрешләрне күзәтеп утырам. Хәзер яшьләр өчен менә дигән итеп баскетбол мәйданчыгы җиһазлап куйдылар, тренажерлар урнаштырдылар. Саклап кына уйнасыннар иде инде яшьләр. Гел-гел акча бирелмәс бит дәүләттән.

Арина Бабкина, 9 яшь:

– Паркта безгә бик ошый. Без әле «Ласточка» мәктәп яны лагерена да йөрибез. Аннан кайткач, дус кызларым белән монда көн саен киләбез.

Вероника Потапова, 10яшь:

– Паркка якын яшибез, көн дә чыгабыз, биредә күңелле. Паркта эт белән йөрергә дә бик уңайлы. Еш кына күршебездәге этне – Мосяны алып чыгам.

Амалия Новикова, 12 яшь:

– Монда брусчатка җәелгән мәйданчыкта эскәмияләр дә бар, шуның янында һәм парктагы троту­арларда роликларда, само­катларда, велосипедларда йөрергә дә уңайлы. Матур куаклар да бар. Паркта ял итүчеләр биредәге чыршы­лар янында фотога төшәргә яраталар.

Светлана Шешняева, 9 яшь:

– Паркта безгә бик рәхәт, дуслар да табасың. Биредә дусларым Арина, Эсмира белән уйныйм. Тренажерлар куелуына сөенәбез, таучык та ошый, атынгычларда аты­нырга яратабыз.

безнең өстәмә

Республика бюджетыннан Нефтьчеләр паркына 2,3 млн сумлык средстволар бүлеп бирелгән. Шушы ук оешма 1 нче урта мәктәп территориясендәге спорт мәйданчыгында да тренажерлар (703 мең сумлык) урнаштырды.

ТОСлар бәйрәмгә ча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International