Чәчүлекләрне кабул итү комиссиясе эшне “Заиковский” хуҗалыгыннан башлады, биредә хуҗалык бөртеклеләр игүне фәнни нигездә башкара. Һәр багана төпләре эшкәртелгән. Чәчүлекләргә кирәкле күләмдә ашламасы кертелгән, үсемлекләрне яфрак аша тукландыру дәвам итә. орт сынау делянкасында төрле препаратлар белән эшкәртелгән арпа, бодай, солы чәчелгән, шул делянкаларда республика хуҗалыкларына ярак- лашкан сортлар үстерелә. ”Әнәк” агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе басуларына бөртеклеләрне чәчәр алдыннан гектарга ике центнер күләмендә аммиак селитрасы, чәчкән вакытта гектарга 80 килограмм исәбеннән минераль ашлама керткәннәр. Хәзер чирләргә һәм корткычларга каршы эшкәртәләр, яфрак аша өстәмә тукландыралар. Калморза хуҗалыгының 76 гектарлы солы басуына күз генә тимәсен, тамыры бик көчле, биредә сабан бодае, арпа, борчак культуралары да яхшы гына үсеп килә. Борчак 500 гектарда чәчелгән, аның үсеше, тамырлануы яхшы. ”Органик групп- Минзәлә” агрофирмасында да сабан ашлыклар яхшы гына үсеп киләләр, куелыгы да яхшы, тамырлары чиста, әлегә үсемлекләр чирләми. Арпа һәм бодайның икенче тамырлары хәлсезрәк. ”Николаевка” хуҗалыгы басуларында чәчүлекләрдә үсемлекләр икенче тамыр бирә башлаган, минераль ашлама чәчү алдыннан кертелгән, арпа һәм бодай басулары яфрак аша тук- ландырылган. ”Калинин” хуҗалыгының бодай, арпа чәчүлекләре икенче тамыр җәя башлаган, шулай ук яфрак аша тукландырылган. Ел үзенчәлекле килү һәм көннәр салкын тору сәбәпле, керткән ашламаны үсемлек үзләштереп бетерә алмый. “Органик групп-Чулман” агрофирмасы ”Куйбышев” хуҗалыгындагы донникны чабып сенажга саласы, аннары аны БДМ белән эшкәртеп, тагын тирәнәйтергә уйлап торалар. Агрофирмадагы арыш басуының һәр гектарыннан 25 центнер уңыш көтәргә була. Люцерна басуында үсемлекләр сирәгрәк тишелгән, тармаклану да көчсезрәк. Клевер басуы әйбәт уңыш вәгъдә итә.
“Чәчү кампаниясе уңышлы төстә узды, тиешле барлык таләпләр, эш күләмнәре һәм сыйфаты үтәлде. Бүген игенчеләр, механизаторлар чәчүлекләрне эшкәртәләр, алдагы уңышны кайгырталар”, – диде Айдар Салахов. Ул шулай ук авыл хуҗалыгы культураларын саклау, яфрак аша үстерү стимуляторларын, макро-һәм микроашламалар белән тукландыру мәсьәләсе хакында да җитәкчеләр, агрономнар белән фикер алышты.
Районыбыз игенчеләре тырышып эшлиләр, басуларда массовый репродукцияле орлыклар юк. Күпьеллык үләннәр белән эш итү буенча 5 еллык циклга чыктылар. Юшадыда 16 ел сөрелмәгән фермерның җирләрен “Агрокөч” төркеме игенчеләре эшкәртеп
Игенчеләрнең эше уңай бәяләнде
Безнең өстәмә
“Татарстанның элиталы орлыклар ассоциациясе”нә кергән хуҗалыкларның җитәкчеләре һәм агрономнары, агроном-селекционерлары катнашында “Заиковский” хуҗалыгы базасында семинар-киңәшмә булып үтте. Аның эшендә “Татарстанның элиталы орлыклар ассо- циациясе” җитәкчесе А лександр Еров катнашты.
Семинарның уку-укыту өлеше Әтрәкле мәдәният йортында булды, анда хуҗалык җитәкчесе Радик Фаттахов семинарга килгән вәкилләрне хуҗалык эшчәнлеге белән таныштырды, аннары төп доклад белән Александр Еров чыкты. Семинарның гамәли өлеше борчак басуында, сорт сынау делянкасында һәм ындыр табагында үтте. Хуҗалыкта игелә башлаган усатый борчак һәм әле республикада бердәнбер, сортның исеме дә билгеле булмаган 64\24 санлы борчак 3,05 гектарда чәчелгән, яхшы гына үсеп киткән, алар киләчәктә мул уңыш вәгъдә итәләр.
2015 елда хуҗалыкны “Татарстанның элиталы орлык- лар ассоциация”сенә кабул итеп алдылар, сортлы орлык- лар үстерү өчен сертификат бирделәр һәм алар узган ел ук экологик сорт сынау делянкасы булдырдылар.
Делянканы участокларга бүлеп 14 төрле сортлы бодай һәм 5 сортлы арпа чәчтеләр. Узган ел бу участоклар яхшы гына уңыш бирделәр. Быелда сорт сынау делянкасында 30 участокта бодай, арпа, солы үстерәләр. Бүгенге көндә делянкада үсә торган бодай һәм арпа чүп үләннәренә, авыруларга, корткычларга каршы эшкәртелде. Хуҗалык бөртеклеләрне игүне фәнни нигездә башкара. Киләчәктә хуҗалыкта кайсы сорт югары уңыш бирергә сәләтле, шуны үстереп районыбыз хуҗалыкларына сатарга планлаштыралар. Бу хуҗалык быел чәчү өчен супер элиталы 300 тоннага якын орлык әзерләгән иде. Орлыкларны әллә кайлардан килеп алганнар, ә менә район җирлеге хуҗалыклары, фермерлары орлык сатып алмаган.