Таушалган хәлдәге «Кояшкай» һәм башка проблемалар хакында сөйләшү

2017 елның 24 июне, шимбә

 

“Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсендә узган бу чарага минзәләлеләр төрле проблемалар белән килгәннәр иде. Коррекция интернат-мәктәп директоры Нурһади Гыйльфанов һәм “Бәхет аланы” директоры Ил­сур Миңнебаевны үз балаларының шушы лагерьда ял итү мөмкинлеге булмавы борчый. 1 санлы урта мәктәп директоры Ольга Ильина кунакларга Госпожнадзор һәм Роспотребнадзорның түли алмаслык күпсанлы штрафла­ры турында бәян итте. Шәһәр базарында сәүдә итүче бер төркем пенсионерлар ябык павильонның кайчан әзер бу­лачагы турында кызыксындылар. Шәһәр башкарма коми­теты җитәкчесе Рамил Ягафаров кунакларга вәзгыятьне бәян итте. Татьяна Васильевна җитәкчегә 10-15 көн эчендә бу эшне төгәлләү бурычын куйды, мәсьәләне контрольдә тотачакларын да искәртте. Мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Наталья Хафизова “Кояшкай” сәламәтләндерү лагере биналарының бик тузган хәлдә булуы, кагыйдә- нормаларга туры килмәве өчен борчылуын белдерде. Үтенеч-сораулар белән килгән һәркем компетентлы, төгәл җавап-тәкъдимнәр алды. Шулай ук бу сорауларны РФ Дәүләт Думасы депутаты Мурад Гадыльшинның ярдәмчесе Лилия Павлова язып алды, ә алар үз чиратында Дәүләт Ду­масы депутатына тапшырылачаклар.

Шунда ук “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Елена Сысоева “России важен каж­дый ребенок” проекты буенча сораулар бирде. Татьяна Ва­сильевна әлеге проектның кураторы буларак, болай диде:

– Республикада 8 балалар йорты (учреждениесе) бар, шуларның икесе – коррекция учреждениеләре. Проектның төп асылы шунда, акрынлап бу йортлар ябылырга тиеш. Шуның өчен без балаларны гаиләләргә тапшырырга яисә ата-аналарына кайтару өстендә эшләргә тиеш. Ниндидер бер проектны сайлап, шуның өстендә эшләргә кирәк.

Аннары хакимиятнең утырышлар залында мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, яшьләр эшләре, спорт һәм социаль мәсьәләләр буенча комиссия утырышы узды. Уты­рышны комиссия рәисе Алия Шәрипова алып барды. Төрле ведомство вәкилләре чыгышларының барысы да җәйге каникуллар чорында балаларның ялын оештыру турында булды. Татьяна Воропаева балалар белән эшне яшәү урыны буенча оештырырга, төрле ысуллар, эш формалары уйлап табарга киңәш бирде:

– Кыска гына чыгышларны тыңлаганнан соң, шун­дый фикер туды: сездә эш бара, әмма сез республика дәрәҗәсендә эшегезне күрсәтә белмисез. Әйтик, Зәй районында яшәү урыны буенча төрле клублар эшли һәм алар үз эшләрен буклетларда күрсәтәләр. Клублар төрле: йөкле хатыннар, яшь балалы аналар өчен һ.б.лар. Ише­галды лагерьлары эшли, ял көне клубы бар. Бер сүз белән әйткәндә, бар җирдә эш гөрли.

Татьяна Васильевна утырышта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, башкарган эшләр турында гына сөйләп калмыйча, авырлыклар, проблемаларны уртага салып аңлашырга, алар­ны чишү өчен тәкъдимнәр бирергә кирәклеген дә өстәде.

Позитив фикер йөртүче, шат күңелле Татьяна Васильевна утырышта утыручы һәркемнең кәефен күтәреп җибәрде, барыбызга да сәламәтлек теләде:

– Иң мөһиме – иҗади эшләү, эшләргә теләк булу, эшегез­не күрсәтергә курыкмагыз, – диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International