Әтрәклеләр “Башваткыч” уенында катнаштылар

2017 елның 18 июне, якшәмбе

“Заиковский” хуҗалыгы директоры чакыруы буен­ча ТНВ командасы безнең авылга килде һәм сайлап алу үткәрде. 12 кешедән безне, 3 кешене, сайлап алдылар. Уенның үзендә, әлбәттә, дулкынландырды. Әйтергә кирәк, сораулар катлаулы булмаса да, авырлыклары да булды, чөнки һәр сорауны аңлатырга кирәк иде. Барлык серләрне дә ачып бетерәсе килми, әмма бер сорау катнашучыларны кыен хәлгә калдырды. Минзәлә гербында булган кошның татарчасын әйтү кирәк иде. Кречет икәнен беләм, әмма татарчасын белмәдем. Хәзер мин аны гомерлеккә истә калдырдым, кречет татарча – шонкар була һәм тапшыру хөрмәтенә мин аны белдем (көлә). Зур ярдәмне безгә рай­он мәдәният хезмәткәрләре, Әтрәкле Һәм Калтак авылында яшәүчеләр күрсәтте. Владимир Абдулгараев һәм Ильмира Асманова мари биюен башкарып, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Уеннан якты хатирәләр калды. ТНВ командасы да бездән канәгать калды. Безнең белән эшләве бик рәхәт булды, диделәр. Уенда катнашырга мөмкинлек тудырган өчен Радик Шәрип улына олы рәхмәтебезне белдерәбез. Тапшыру ТНВ каналында 25 июнь көнне 18.00 сәгатьтә эфирга чыга, ә ТНВ-Планета каналы аша 24 июнь көнне 11.00 һәм 19.20 сәгатьтә карарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International