Эш күләме күп, срогы кыска

2017 елның 12 июне, дүшәмбе

Биредә башта тротуарлардагы иске брусчаткаларны куптару, тротуар өстендәге поликарбонат навесны, ме­талл конструкцияне сүтү кебек эшләр башкарылды. Хәзер җир эшләре алып барыла.

Васил Гыйләҗетдинов, район баш­карма комитеты җитәкчесе вазифала­рын вакытлыча башкаручы:

– Шушы көннәрдә Казаннан әлеге паркның проектын төзүдә катнашкан архитекторлар десанты килде. Парк- тагы эшләрне башкару өчен җаваплы төзелеш оешмаларын, эш күләмен һәм эш срокларын, финанс чыгана­кларын билгеләү максатыннан район башлыгы Айдар Салахов катнашында барыла.

Васил Гыйләҗетдинов, район баш­карма комитеты җитәкчесе вазифала­рын вакытлыча башкаручы:

– Шушы көннәрдә Казаннан әлеге паркның проектын төзүдә катнашкан архитекторлар десанты килде. Парк- тагы эшләрне башкару өчен җаваплы төзелеш оешмаларын, эш күләмен һәм эш срокларын, финанс чыгана­кларын билгеләү максатыннан район башлыгы Айдар Салахов катнашында утырыш узды. Финанс чыганаклары расланды. Бүгенге көндә паркта баш­карылачак эшләрнең якынча графигы төзелде. Хәзерге вакытта биредә бар­лык эшләр дә график буенча алып ба­рыла. Төп төзекләндерү эшләрен «Ме­лиорация» Минзәлә ПМКсы оешмасы башкарачак. Паркны төзекләндерү нигездә республика һәм район бюд­жетыннан финансланачак, шулай ук махсус программа нигезендә өстәмә рәвештә федераль бюджеттан да акча алу каралган. Шул рәвешле заманча һәм уңайлы парк төзү якынча 40 мил­лионга төшә. Паркны төзекләндерүдә шәһәр халкыннан җыелган 5,8 млн сум күләмендәге үзара салым сред­стволары да файдаланылачак. Шулай ук төп спонсор – «Татнефть» ПАО дә финанс ярдәме күрсәтәчәк.

Башкала архитекторлары төзегән парк проектын Минзәлә халкы ошатты. Үзәктәге паркның матур­лыгы, эшләрнең вакытында башка­рылуы һәм аның сыйфаты төзелеш оешмаларының намуслы хезмәтенә бәйле. Һәр җаваплы зат үз вазифасы­на җаваплы караган вакытта планлаш­тырылган эшләр вакытында башкары­лыр дип ышанам.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International