Ярты гасыр элек безне армия хезмәтенә алдылар һәм поезд белән 12 тәүлек барганнан соң төнлә хәрби частька барып кердек. Солдат мунчасында юындырып хәрби киемнәр кигерттеләр. Бөтенебез бертөрле киемнән бер- беребезне танымаслык булып үзгәрдек. Ике ай “карантин”да булып, безне чыныктыру башланды. Безнең часть Кытай – СССР чигеннән ерак түгел иде (Кытай республикасы белән безнең ил арасында конфликт башланганын без, әлбәттә, белмәдек).
“Карантин” узгач күбебезне учебкага, сугышчан техникаларны (танкларны) өйрәнергә җибәрделәр. Анда алты ай буена укыдык, көн саен 3 км йөгертәләр иде. Шулай итеп безнең “җиде кат” тирене салдырып, чынлап торып солдат ясадылар. Укып бетереп, йөртүче-механик дигән таныклык алып үзебезнең хәрби частька кайттык.
Безнең полк үрнәк полк булып, дисциплина кырыс иде. Өч ел хезмәт итеп хәзерге “дедовщина” дигән нәрсәне белмәдек. Татарлар күп идек, вакыт булганда кичләрен җыелып утыра идек. Баштагы вакытта, әлбәттә, җиңел булмады, ашау да җитмәгән кебек иде, әмма барысына да күнектек, чыныктык, тазардык, танымаслык булып үзгәрдек.
Өч елдан солдат хезмәтен тәмамлап, туган йортларыбызга кайттык. Хезмәт итеп кайткач, авыл сабан туйларында төрле уеннарда актив катнаша идем. Урман хуҗалыгында профком рәисе булып сайлангач районда уза торган спорт уеннарында коллектив белән актив катнашып килдек.
Үзем бүгенге көндә дә, яшем 70 тә булса да, йөгерүдә, чаңгы ярышларында да “махы” бирмим. Алты ел рәттән Казанда пенсионерлар спартакиадасында катнашып, шактый гына уңышларга ирешеп киләбез. Болар армиядә алган чыныгу нәтиҗәсе дип уйлыйм.
Хәзер дә егетләребезгә армиягә барудан куркып тормаска кирәк, чыныгып, чын кеше булып кайтасың. Илебездә тынычлык булып, исән-сау туган йортларына әйләнеп кайтырга язсын.
Минзәлә районыннан чакырылып, Приморье краенда Липовцы бистәсендә хезмәт иткән ил сакчыла-
рыбыз (сулдан уңга) алдагы рәттә Виталий Спиридонов (ул Юшады авылыннан иде), Әнвәр Бәдретдинов
(Кызыл Төбәк авылыннан, ул дәртле, шаян баянчы да иде); арттагы рәттә: Синичкин, Степанов, Айдаш
Гомәров (Чебенле авылы), Степанов, Вәсим Шәрипов (Түбән Тәкермән авылыннан); Мөҗип Мәрданов
(Тауасты Байлар авылыннан, Владивостокта калды), Хәниф Гәрәев (Түбән Тәкермән авылы).
Автордан: хәзер хезмәттәшләремнең күбесе мәрхүм, аралашыр, очрашыр кеше дә калмады,
бик кызганыч. Авыр туфраклары җиңел булып, әлеге язма аларга дога булып ирешсен иде.