Шушы көннәрдә “Минзәлә”
мәгълүмат-мөхәррият
үзәгендә берничә китап
нәшер ителде. Шуларның
берсе – шәһәребезнең Горький
урамында яшәүче тыл һәм
педагогик хезмәт ветераны
Бәһиҗә Мифтахованың “Бер
очрашырбыз, ышанам” дигән
шигырьләр җыентыгы.
Ерак республикадан килгән кунаклар театрга килүчеләрне милли киемнәр белән елмаеп каршы алдылар, фойега презентация стендлары урнаштырылган иде, спектакль алдыннан сәхнәдәге экран аша Якутия турында презентация фильмы да тәкъдим ителде.
Саха Республикасының яшь тамашачы дәүләт театрының төньяк халыклары риваятьләре буенча куелган, бай милли колоритлы “Бәхет ташы” балалар спектакле дә саха халкын презентацияләүгә корылган иде. Милли киемле егетләр-кызлар, милли биюләр, боланнар, бүреләр, шаман дөңгере, мизгел эчендә кар көртенә дә, көймәгә дә, юлга да әверелгән ак пәрдәләр – 50 минутлык спектакльгә барысы да сыйган. Театр вәкилләре әлеге спектакльнең ике телдә дә – саха һәм рус телләрендә әзерләнгән булуын, бүген аның оештыручылар теләге белән саха телендә уйналганын әйттеләр. Тамашачы спектакльне яратып кабул итте, артистларны сәхнәдән дәвамлы алкышлар белән озаттылар.
Иртәгә Саха Республикасының яшь тамашачы дәүләт театры икенче спектаклен – Эжен Ионесконың трагифарс жанрында эшләнгән “Король үлә” спектаклен тәкъдим итәчәк. Ул шулай ук Казан яшь тамашачы театрында була. Башлана – 12.00 сәг. Саха Республикасының (Якутия) Мәдәният һәм рухи үсеш министры урынбасары Владислав Левочкин спектакльне “мәңгелек сәяси спектакль” дип бәяләде.
Минзәлә җирле “Ак калфак” оешмасы республикабызның төрле районнарының, Россиянең башка төбәкләренең “Ак калфак” оешмалары вәкилләреннән торган делегациясен Башкортстанга – Шәҗәрә бәйрәменә кунак итеп озатып җибәрде. “Ак калфак” оешмасының Минзәлә бүлеге җитәкчесе буларак, мин дә аларга кушылдым.
Уфа шәһәрендә без озак тормадык. “Вафа” бизнес үзәге белән танышып, анда төшке ашны ашаганнан соң, Салават шәһәренә кузгалдык. Салаватка килеп кергәнче, Стәрлетамак районы Кантюковка авыл борылышында ук чәкчәк, кымызлар тотып, милли киемнәр кигән фольклор ансамбльләр каршы алды. Татар хатын-кызлары җыены дип аталса да, биредә яшәгән барлык милләт халыклары да үз чыгышларын күрсәтте. Суфия мәчете белән танышканнан соң, без Юрматы җиренә юл тоттык.
Минзәләнең “Ак калфак” оешмасының актив әгъзасы Римма Ильяс кызы Хәбирова Казанга "Ак калфак" оешмасы уздырган “Аш-су” дип аталган мастер класска барып кайтты.
"Ак калфаклар" белән уздырылган чираттагы семинарда ул өйрәнгәннәре белән бүлеште. Бергәләшеп өч өстәлдә гөбәдия пешердек. Әлбә пешерү серләре белән таныштык. Бу мастер класста мәктәп укучылары да, эш яшендәге ханым - туташлар да, пенсия яшендә булганнар да катнашты. Гөбәдия, әлбә, чәкчәк, бәрәңге пәрәмәчләре белән чәй өстәле артында киләчәккә планнар билгеләдек, узган эшләргә анализ ясадык. Киләсе очрашу 22 майда сәгать 3 тә “Айсберг” кафесында.
Кечкенәләребез рәхәтләнеп уйнадылар,ә әниләре һәм әбиләре ял иттеләр. Бәйрәмне Түбән Юшады зав.клубы Чернова Ч.М. һәм Югары Юшады китапханәчесе Камашева З.А. оештырдылар.
Балалар ике командага бүленеп, төрле уеннар уйнадылар. Командаларның исеме: Фисташки һәм Әтрәкле сити. Көн болытлы булуга карамастан, зурларның һәм балаларның кәефләре бәйрәмчә күтәренке булды.
Тәкермән авыл җирлегендә яуда ятып калган авылдашлары
истәлегенә һәйкәл ачу уңаеннан ике олы вакыйга булды.
ТР да Бала хокуклары буенча
вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина
Минзәләгә эшлекле визит
ясады, аның белән Балигъ
булмаганнар эше буенча
республика комиссиясенең
җаваплы сәркатибе Илсөяр
Гарифуллина да килгән иде.
Яңа Мәлкән авылында
илебезне фашист
илбасарларыннан саклап,
яу кырында ятып калган
батыр сугышчылар, хәбәрсез
югалганнар һәм сугыштан
исән-имин кайтып вафат
булган якташлар истәлегенә
мемориаль комплекс ачу
тантанасы булды.
Районның ЗАГС бүлегеннән
(җитәкчесе – Анна Куприянова)
алынган мәгълүматлар буенча,
апрель аенда районда 21 бала
якты дөньяга аваз салган.