Шуларның 13е – малайлар булса, кызлар – 8 генә. Әлеге нәниләрнең 6сы – гаиләдә көтеп алынган беренче сабый, 9 ы – икенче, 4 се – өченче, 2 се – дүртенче һәм аннан соңгы балалар булып теркәлгәннәр.
Апрель ае безнең арадан 38 минзәләлене мәңгелеккә алып китте. Үлүчеләр арасында хатын-кызлар 24 булса, ирләр – 14.
Пар балдаклар киделәр
Соңгы вакытта никахларын закон нигезендә ныгытырга теләүчеләр арасындагы сүлпәнлек сизелә иде. Ә бу айда исә законлы гаиләдә яшәргә теләүчеләр сизелерлек арткан. 13 пар үз мөнәсәбәтләрен ЗАГС аша рәсмиләштергән.
Яңа тормыш исемнән башлана
Исемнәр рейтингына күз салсак, Азалия, Аделина, Артур, Тимур исемнәре һаман да популяр кала бирә. Соңгы вакытта нарасыйларына исем сайлаганда кайбер ата- аналар әби-бабайларының исемнәрен дә барлыйлар. Шул рәвешле онытылып баручы исемнәр кабат әйләнеп кайта. Иосиф, Ульяна, Константин, Дмитрий, Кирам исемнәре шундыйлардан. Шулай ук бу айда Ислам, Мираслава, Милана, Егор, Раян, Алмаз, Наил, Адель, Альмира, Лиа, Ева, Джаван исемнәре дә кушылган.