Минзәләнең “Ак калфак” оешмасының актив әгъзасы Римма Ильяс кызы Хәбирова Казанга "Ак калфак" оешмасы уздырган “Аш-су” дип аталган мастер класска барып кайтты.
"Ак калфаклар" белән уздырылган чираттагы семинарда ул өйрәнгәннәре белән бүлеште. Бергәләшеп өч өстәлдә гөбәдия пешердек. Әлбә пешерү серләре белән таныштык. Бу мастер класста мәктәп укучылары да, эш яшендәге ханым - туташлар да, пенсия яшендә булганнар да катнашты. Гөбәдия, әлбә, чәкчәк, бәрәңге пәрәмәчләре белән чәй өстәле артында киләчәккә планнар билгеләдек, узган эшләргә анализ ясадык. Киләсе очрашу 22 майда сәгать 3 тә “Айсберг” кафесында.