Минзәлә районына эш сәфәре барышында РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина Минзәлә интернат-мәктәбендә булды. Биредә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәмнең бишенче партиясен җибәрү тантанасы булды. Бу гуманитар йөкне депутат 9 Май алдыннан Татарстан шефлыгындагы полкларына илтәчәк.
Чарада шулай ук Минзәлә шәһәре Советы депутаты Эдуард Ягъфәров һәм халык фронтының гуманитар миссияләре волонтеры Рәүф Низаметдинов катнашты.
Әлфия Когогина окоп шәмнәре ясау цехында һәм тегү остаханәсендә булды. Ул шулай ук учреждение диварларында маскировка челтәрләре үрелүен һәм аш «токмачы» әзерләүләрен күрде — бу ярдәмнең мөһим өлеше, аны балалар да, өлкәннәр дә күрсәтә. Эш сәфәре барышында депутат тәрбияләнүчеләр белән аралашты. Балалар сугышчыларга үзләренең теләкләрен һәм сәламнәрен җиткерделәр - бу очрашуның дулкынландыргыч мизгеле булды.
Әлфия Когогина фронтка ярдәм иткәннәре өчен барысына да рәхмәт белдерде һәм үз исеменнән Эдуард Ягъфәровка, ә «Халык фронты» исеменнән Егор Юдинга Рәхмәт хаты тапшырды.
Шулай ук Минзәлә районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов озатуында Әлфия Когогина туган якны өйрәнү музеенда махсус хәрби операциягә багышланган күргәзмәдә булды. Бу экспозиция - бүген Ватаныбыз иминлеге сагында торучыларның барысына да хөрмәт күрсәтү. Оештыручыга балалар һәм яшьләрне тәрбияләү өчен нәкъ менә хәзер шундый мөһим проектны гамәлгә ашырган өчен рәхмәт белдерде, чөнки 2026 ел Татарстанда хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы дип игълан ителде.
Әлфия Когогина бик теләп музейга гильзалардан һәм пулемет тасмасыннан эшләнгән композицияне бүләк итте. Аны своның 430 мотоукчылар полкы егетләре февральнең соңгы сәфәрендә бүләк иткәннәр.