“Нәүрүз” театр фестивале Саха Яшь тамашачы театрының презентация спектакле белән ачылды

2017 елның 5 июне, дүшәмбе

Ерак республикадан килгән кунаклар театрга килүчеләрне милли киемнәр белән елмаеп каршы алдылар, фойега презентация стендлары урнаштырылган иде, спектакль алдыннан сәхнәдәге экран аша Якутия турында презентация фильмы да тәкъдим ителде.

Саха Республикасының яшь тамашачы дәүләт театрының төньяк халыклары риваятьләре буенча куелган, бай милли колоритлы “Бәхет ташы” балалар спектакле дә саха халкын презентацияләүгә корылган иде. Милли киемле егетләр-кызлар, милли биюләр, боланнар, бүреләр, шаман дөңгере, мизгел эчендә кар көртенә дә, көймәгә дә, юлга да әверелгән ак пәрдәләр – 50 минутлык спектакльгә барысы да сыйган. Театр вәкилләре әлеге спектакльнең ике телдә дә – саха һәм рус телләрендә әзерләнгән булуын, бүген аның оештыручылар теләге белән саха телендә уйналганын әйттеләр. Тамашачы спектакльне яратып кабул итте, артистларны сәхнәдән дәвамлы алкышлар белән озаттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International