Капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка салып йөгерү, туп белән төрле эстафеталар, скакалка белән сикерү уеннарында - командалар арасында ярыш бик кызу барды. Ә чүлмәк вату - бик кыен икән, нибары ике бала гына чүлмәккә тия алды. Татарча бию көе яңгырауга, балалар биюгә актив катнаштылар. Әйбер кисү - Сабантуй бәйрәменең балалар өчен иң кызык уены. Авылыбыз балаларын сөендереп, матди ярдәм күрсәткән хуҗалык җитәкчесе Радик Шариповичка бик зур рәхмәт белдерәбез.