Туй – һәр кеше гомерендә
була торган мөһим һәм истә
кала торган вакыйгаларның
берсе. Гадәттә яшь парлар
ЗАГС бүлегендә язылыша,
кунаклар да шунда чакырыла.
Ә хәзер исә теләге булган
яшь парларга туган якны
өйрәнү музеенда да язылышу
мөмкинлеге бирелә. Гаилә
коручылар өчен «Музейда туй»
дип аталган махсус бәйрәм
программасы төзелгән.
Шәһәрдәге территориаль иҗтимагый үзидарәләрнең җитәкчеләре дә – Наилә Сәлимгәрәева, Лариса Горячева, Гөлфия Хәлимова, Надежда Волощенко – санитар-экологик ике айлык чорында алдан төзелгән план буенча эшлиләр. Чираттагы өмә ТОС-3 территориясендә – Атлар мәйданында Идарәче компания, шулай ук “Чиста шәһәр” белән бергәлектә үткәрелде.
«Калморза» хуҗалыгы игенчеләре уҗым культураларын, күпьеллык үләннәрне үз вакытында тырмалады, тукландырдылар. Чәчеләчәк мәйданнарда дым каплатылды, бу эштә 6 агрегат катнашты.
Туган телне саклау, өйрәнү һәм үстерү, милли гореф-гадәтләребезгә, рухи байлыгыбызга мәхәббәт тәрбияләү, укытучыларда фәнни эзләнүләрдә иҗадилыкка омтылыш һәм кызыксыну уяту максатыннан, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты, «Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат» дәүләт автономияле гомумбелем учреждениесе белән берлектә VI республика «Гамил Афзал укулары» үткәрде. Укуларның беренче турында 834 фәнни эш тикшерелеп, 145е икенче турга үтте. Әлеге фәнни хезмәтләр 9 секциядә якланды һәм жюри комиссиясе тарафыннан бәяләмә алдылар. Беренче санлы урта мәктәп укытучысы Гайнуллина Л.Г. һәм өченче урта мәктәп укытучысы Кирилова А.М.әлеге конференциянең җиңүчеләре итеп танылды һәм министрлыкның дипломнары белән бүләкләнде.
Шәһәребезнең Садак бистәсендәге Садовод Костин урамында да шушы көннәрдә өмә оештырып, чыршы һәм миләш агачлары утыртылды.
Бу көнне агачлар утыртканда 1 нче урта мәктәп хезмәткәрләре Рифкать Баһаутдинов, Фазыл Фатыйхов, гимназия эшчеләре Георгий Виноградов, Мирзанур Нуруллин һәм гимназия укучылары Айгиз Нуруллин, Рәсүл Акберов, Шерзодхон Норхужаев шәһәрне яшелләндерүгә өлешебез булсын дип, тырышып эшләделәр.
20 май көнне безнең районнан бер автобус изге Болгар шәһәренә барачак. 43 кешелек автобуста сәяхәткә баручылар арасында районыбыз имамнары, мөгаллимәләр, районның инвалидлар җәмгыяте вәкилләре бар. Автобус ерак сәфәргә иртәнге 3 сәгатьтә мәчет яныннан кузгалачак.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 29 апрельдә
“Урман утырту көне” акциясе игълан иткән иде.
Безнең menzela ru сайтында эрудитлар өчен “Минзәләне беләсезме?”дигән
рубрикада Минзәлә тарихы белән бәйле булган фотографияләр
урнаштырабыз. Сезгә чираттагысын тәкъдим итәбез, аны безгә газета
укучыбыз Бәһиҗә Мифтахова алып килде.
Тулбай авылында Бөек
Ватан сугышында һәлак булган
авылдашлары хөрмәтенә яңа стела
ясадылар.
Ветераннарның халык хоры 35 еллык
юбилейлары уңаеннан мәдәният сараенда район
халкына җыр бәйрәме оештырды.