Никахларын музейда теркәделәр

2017 елның 27 мае, шимбә

 

Күптән түгел Минзәлә- безнең яшь пары Илмир белән Илзидә Җәлиловлар беренчеләрдән булып үзләренең язылышу танта­насын музейда уздырды­лар. «Безгә бик нык ошады» – диләр алар бер авыздан.

Илзидә (кәләш):

– Музейда язылы­шу идеясын безгә ирем Илмирның апасы Энҗе Нәисовна тәкъдим итте, шул рәвешле аларның гаиләсе безгә үзенчәлекле бүләк ясады. Без бик теләп ризалаштык һәм моңа бер дә үкенмибез. «Му­зейда туй» программасы бай, ул театраль тамаша формасында уза. Тантана барышында кияү белән кәләшне, килгән кунаклар­ны туйларның килеп чыгу тарихы, гореф-гадәтләр белән таныштыралар. Әлеге туй көнебез хакында искә төшереп торучы бик күп истәлекле бүләкләр дә бирделәр безгә. «Ур­так тормыш касәсе», «Мәхәббәт күпере» кебек атрибутларга нинди мәгънә салынуын төшендерделәр. Шулай ук монда без­не сынаулар да көтә иде: «Крестьянның көнкүреше» дип аталган бүлектә безгә хуҗалык эшләре буенча биремнәр бирелде. Бу­лачак ирем белән бергә без гаиләбезнең беренче икмәген пешерү өчен он иләдек. Ә инде язылы­шу тантанасы матур һәм уңайлы булган байлар за­лында узды. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Анна Куприя­нова безнең язылышуны әлеге залда теркәде. Му­зейда безне җылы каршы алдылар һәм тантана да тыныч, дустана мохиттә узды. Безгә дә, килгән ку­накларга да туй ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International