Сквер яңа стеладан башланды

2017 елның 13 мае, шимбә

Ул тантаналы төстә Тулбай халкының олысы һәм кечесе һәм Урыс мәктәбе коллективы катна­шында ачылды. Биредә элеккеге һәйкәл дә яхшы хәлдә сакланган.

Фазыл Мәүлин: Урыс авыл җирлеге башлыгы:

– Авылга яңа клуб салгач, аның янында сквер ясарга булдык. Яңа стела ясауның төп сәбәбе – төрле чыганаклардан иске һәйкәлгә кер­ми калган авылдашларыбызны таптык.

Әлеге стеланы үзара салым ак­часына салганнар. “Лига” оешмасы стеланы да ясап биргән. Аңа килү юлында брусчатканы да салган­нар. Авылдашлары Илгиз Загиев скверны тимер рәшәткә белән әйләндереп алырга ярдәм иткән. Үз акчасына сугышта һәлак булу­чыларны хөрмәтләве, искә алуы халыкның рухи халәте һаман да көчле булып калуы хакында сөйли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International