20 май көнне безнең районнан бер автобус изге Болгар шәһәренә барачак. 43 кешелек автобуста сәяхәткә баручылар арасында районыбыз имамнары, мөгаллимәләр, районның инвалидлар җәмгыяте вәкилләре бар. Автобус ерак сәфәргә иртәнге 3 сәгатьтә мәчет яныннан кузгалачак.
18-20 май көннәрендә республикабызда VIII Бөтенроссия татар дин әһелләре җыены уздырылачак. Дин әһелләребез гадәттәгечә беренче-икенче көнне җыелган проблемалар хакында фикер алышачак, өченче көнне “Изге Болгар” җыенында катнашачак.
Альфина ВОРОБЬЕВА