Эшләре җырлап бара

2017 елның 27 мае, шимбә

 Һәр эшне үз вакытында оештырып, һәммәсе өчен янып-көеп йөрүче, районыбызның иң тәҗрибәле хуҗалык җитәкчеләренең берсе Илфак Гу­меровтан басу алдынгыларының исемнәрен атап китүен үтендек.

Илфак Галимҗан улы:

– Бездә барысы да тырышып эшли, иңнәренә йөкләтелгәнне намус белән башкаралар, бер­сен мактап, икенчесен хурларлык түгел. Хуҗалыкның баш агрономы Радик Мухаметов механик Ринас Фәйдеров белән эшне бергәләшеп оештырды. Склад мөдире Роза Ша­кирова җитәкчелегендә чәчү орлы­гын Рәмзил Латыйпов, абыйлы-энеле Галимҗан һәм Сәлимҗан Шакиров­лар Һ.б. агуладылар. Культивациядә “Джон Дир” тракторы белән Айрат Мөбәрәкшин, “Нью-Холланд” трак­торында Миңнур Батыршин, Иль­мир Якупов, катокларда Мирсәгыйт Миршәрипов зур көч салдылар.

Басуларда эшнең көйле бары­шын үзебез дә күрдек. Җырлап кына эшләгән кебек тоелды алар безгә. Заманның куәтле техника­сы “Ксерион-4500” тракторы басу иңли. Аның белән берничә тапкыр районның кыр батыры булып кал­ган Зиннур Гыйльфанов идарә итә. Егетләрнең эшен бүлеп, озакка туктатып тормадык, форсатын табып, аз гына сөйләшеп алдык.

Әле ул бодай чәчә. Ә менә Фәндүс Якупов куәтле “Аксион” тракто­ры белән арпаны җир куенына сала. Аларны орлык һәм ашлама белән тәэмин итүдә шоферлар Леонид Белянинов, Николай Боков, Илгиз Су­фиянов, Рамил Хуҗин, Рәзиф Абдуллин тырыш хезмәтләрен куялар. “МТЗ-1221” тракторында Флүн Хәертдинов, Зөфәр Мингазов “Амазонка” ашлама тараткычы белән барлыгы 2398 гектар көзге бодайга гектар­га 150 килограмм исәбеннән аммиак селитрасы керткән. Яшь механи­затор Индус Ярмиев МТЗ-82 тракторы белән бөтен багана төпләрен эшкәртеп, чәчеп чыккан. Хуҗалык пешекчеләре Зөлфия Гайнетдинова, Изалия Зәйнуллина басу эшчәннәрен ике тапкыр кайнар аш белән сый­лыйлар. Ә инде төнге сменага коры паек-тушенка, консерва, сыр, май һәм кайнар чәй китерәләр. Алар пешергән ашларны басуга үз маши­наларында Рафис Бәдриев һәм Ринас Фәйдеров алып барып ашаталар.

безнең өстәмә

Быел калморзалылар бодайны 1145, солы – 75, арпа – 681, борчак – 470, силос өчен кукуруз – 250, берьеллык үләннәрне 335 гектарда чәчкәннәр инде, шушы көннәрдә биредә иртә сабан культуралары чәчү төгәлләнәчәк. Хезмәтнең сыйфатына да игътибар зур.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International