Минзәлә районына Татарстанның монополиягә каршы хезмәте киләчәк

2024 елның 25 октябре, җомга

Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең район территориясенә визиты 2024 елның 29 октябрендә ведомство җитәкчесе урынбасары Андрей Розенталь катнашында булачак.

Традиция буенча район җитәкчелеге белән эшлекле очрашу, гражданнар һәм бизнес-бергәлек вәкилләре кабул ителәчәк, техникумда ачык дәрес узачак, сәнәгать мәйданчыгында булачаклар.

Гражданнарны һәм бизнес-бергәлек вәкилләрен кабул итү администрациянең утырышлар залында түбәндәге адрес буенча узачак: Минзәлә шәһәре, Ленин урамы, 80 йорт, 10.30 сәгатьтә. Кабул итүгә 8-85555-2-45-50 телефоны буенча яисә Россия Федераль монополиягә каршы хезмәтенең Татарстан идарәсе матбугат хезмәте 8-917-886-15-58 телефоны буенча язылырга мөмкин (элемтә өчен: матбугат сәркатибе Окимова Оксана Александровна).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International