Дифиза НУ РИЕВА
Ветераннар хоры оешу елы булып 1983 ел санала. Аның оешуы хорның беренче солисты, бүгенге көндә Уфа шәһәрендә яшәүче шагыйрә Лиза Әхмәтгалиева исеме белән бәйләнгән. Ә хорның беренче җитәкчесе Ирина Моряхина була. Соңрак исә хор белән күп еллар дәвамында Раиса Корбангалина җитәкчелек итә.
Шул чорларны искә алып, Ирина Моряхина сәхнәдә түбәндәгеләрне сөйләде:
– Хорның беренче солистлары дәһшәтле сугышны кичеп кайткан ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, укытучылар, табиблар булды. Алардан көчле энергия ташып тора иде. Безнең барыбызны да бер нәрсә – җырга мәхәббәт берләштерде. Без халык җырларын, сугыш чоры җырларын башкара идек, ә революцион җырларны тамашачылар бигрәк тә яратып тыңлый, үзләре дә кушылып җырлый иде. Хор белән районыбызның колхоз-совхозларына да чыга идек, анда да безнең килгәнне һәрвакыт көтеп алдылар. Ул вакытта хорда җырлаучы 12 ир-егетебез дә бар иде. Аларның иң яратып башкара торган җыры – «Три танкиста» булды.
Хорны оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе, ул вакытта мәдәният йорты директоры, ә бүгенге көндә ТРның атказанган артисты Әхнәф Исрафилов та:
– Без ул вакытта хор оешу турында бернинди рәсми документ та тутырмадык һәм 35 елдан соң менә шулай сәхнәгә чыгып, хорның оешу тарихын тамашачыларга бәян итәрбез дип тә уйламадык. Ә ветераннар хорын оештыруны үзебезнең бурычыбыз, хезмәтебез дип кабул иттек. Ветераннар хорының тамашачы алдында дәрәҗәсе элек-электән зур булды. Һәр концерт хор чыгышы белән башланды. Хәзер исә ул хор гына түгел, ә халык хоры исемен йөртә.
Бүгенге көндә ветераннар хоры белән Ләйлә Фаррахова җитәкчелек итә, концертмейстерлары Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Данир Фәхретдинов. Ләйлә Фаррахова, хор җитәкчесе:
– Әлеге хор белән 9 ел дәвамында җитәкчелек итәм. Шушы вакыт эчендә без 160 лап җыр өйрәндек. Репертуар төрле. Рус халык, татар халык җырларын, безгә Җиңү алып кайткан сугыш чоры җырларын яратып башкарабыз. Тамашачыгы моңсу җырлар белән беррәттән шаян җырлар да тәкъдим итәбез. Аерым, ягъни соло башкаручыларыбыз да бар. Мөмкинлеккә карап чит районнарга да чыгарга тырышабыз, Башкортстанда булдык. Татарстанда Лаеш районында чыгыш ясадык.
Юбилей көнне дә ветераннар хоры тамашачыларга үзләренең иң матур, иң моңлы җырларын бүләк итте. Тамашачылар исә аларның һәр чыгышын алкышларга күмде, чәчәк букетлары бүләк итте.
Ветераннарны күркәм дата белән котларга район башлыгы Айдар Салахов та килгән иде. Хор әгъзаларына ныклы сәламәтлек, балаларын, туганнарын һәм район тамашачысын сөендереп тагын шулай бик күп еллар хорда җырларга язсын дигән теләкләрен җиткерде. Актив хор әгъзаларына Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, бүләк серти фикатлары тапшырды.
Заһир Зыятдинов, ветераннар советы рәисе:
– Ветераннар хоры – район тамашачысы өчен зур бүләк ул, алар безне илһамландыра. Күркәм яшьтәге әлеге хор әгъзаларының тере тавышка җырлавы соклану уята.
Гүзәлия Фатыхова, тамашачы:
– Хорда минем кодагыем Любовь Алехина җырлый. Ул анда 2000 елда йөри башлаган иде, менә бүген дә , 83 яшендә дә, ул хорга яратып йөри. Аның җырга сәләте бар, тавышы матур. Ветераннар хорының чыгышын яратып тыңлыйм, концертларына һәрвакыт килергә тырышам. Ходай аларны сәламәтлектән аермасын.
Лилия Харитонова, педкөллият студенты:
– Бүгенге концерттан миндә – җырлар мәңгелек икән дигән фикер туды, чөнки әлеге өлкән буын вәкилләре башкарган җырларны без, яшь буын вәкилләре дә беләбез, аларга кушылып җырлап та утырдык хәтта. Күңелгә үтеп керерлек, эченә зур мәгънә салынган җырлар. Әлбәттә, концерт бик ошады.