Чүп үләннәрен чабарга керештеләр

2017 елның 12 июне, дүшәмбе

Чүп үләннәрен чабу ничек оештырылган соң? Бу хак­та безгә Идарәче компаниянең баш инженеры Илдар Баһаутдинов болай диде:

– Чүп үләннәрен чабуга Роза Мухтахова, Эдуард Же­лезнов, Алексей Бобков кебек дворникларыбыз алынды. Үләннәр чабуда бензинга эшләүче триммер кулланыла.

Алар иртәнге якта сәгать 9га кадәр үзләренең участок- ларында эшлиләр, аннары 17 сәгатькә кадәр Идарәче компаниягә беркетелгән күпфатирлы йортлар янындагы территорияләрдә чүп үләннәрен чабалар. Алар үзләренә тапшырылган эшләренә җаваплы карыйлар, тырышлык- ларын кызганмыйлар. Үлән чабучылар моңа кадәр Ат­лар мәйданындагы күпкатлы йортлар периметры буен­ча чүп үләннәрен чаптылар, аннары мондагы йорт яны территориясендә эшләячәкләр. Хәзерге вакытта үлән ча­бучылар Изыскательләр бистәсендәге 1 нче комплекстагы йортлар янындагы чүп үләннәрен чабу белән мәшгуль.

Идарәче компаниягә Үрдәк күле янындагы территория дә беркетелгән, өмәләр үткәреп без аның янын да чиста­лыкта тотарга, чүп үләннәрен системалы төстә чабып то­рырга тырышабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International