Соңгысы – “Бер яшәп калыйк әле” комедиясе премьерасы тамашачыны әсир итте. Спектакльне театрның баш режиссеры Дамир Сәмерханов сәхнәгә куйды. Рольләрдә нибары дүрт кеше – артистлар Рушания Галиуллина, Рания Җиһаншина, Руслан Әхмәтҗанов, Нәфис Гайфуллин уйнаса да, тамашачы аны бик җылы кабул итте. Вакыйга узган гасырның 80 нче елларында бара. Җырлы-биюле комедиядә уйнап, тамашачының игътибарын җәлеп итү, алай гына да түгел, аларның мәхәббәтен казану яшь артистлар өчен кулай тәҗрибә.
Әсәрнең авторы – Башкортос- танның Нефтекамск шәһәрендә яшәп иҗат итүче Эсфир Ягудин (тамашачыга ул моннан дистә еллар элек сәхнә тоткан “Ашыгасың, Сафа!” әсәре белән таныш), спектакльгә музыканы язган Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Закиров, РФнең һәм Калмыкиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, художник Валерий Яшкулов (барлык премьера спектакльләренең сценографиясен ул әзерләгән) тамаша залында утырдылар. Биюләрне Гөлфәния Шәймәрданова куйган. Театр директоры Роберт Шәймәрданов тәбрикләү сүзендә барлык тамашачыларны һәм килгән кунакларны сезон ябылу уңаеннан котлады, театрның алдагы сезонга планнары белән таныштырып үтте.
Һәрвакыттагыча залда энә төшәр урын да юк иде. Бу сезонда кайсы спектакльләр сездә уңай тәэсир калдырды? Артистларны беләсезме, кемнәрне аеруча яратасыз? Спектакль башланыр алдыннан тамашачы белән аралашып, шушы сорауларны бирдек.
Асия Фассахова:
– “Түтиләр” спектаклен бик ошаттым. Ел саен “Идел-йорт” фестиваленә алып килгән спектакльләрне яратып карыйбыз. Быелгысы бигрәк тә матур булды. Артистларга килгәндә, Чулпан Бәдретдинованың уйнавын бик яратам, Илсинә Миңнемуллина бик ошый. Театрга быел гына килгән яшь егетләр шулкадәр килештереп уйныйлар. Кеше белән дә шулкадәр оста аралашалар. Гомумән, Минзәлә артистларын яратабыз без.
Зәйтүнә ханым:
– Быел район Мәдәният йорты хезмәткәрләре “Идел-йорт” фестивалендә барыннан да яхшы чыгыш ясадылар, чын артистлар- дан ким түгел.
Аю авылыннан автобус белән ике дистәдән артык тамашачы килгән, өлкән яшьтәгеләр дә байтак араларында .
Рәфидә Фәйзуллина, Халисә Галиева:
– Бер генә спектакльне дә калдырганыбыз юк, дустым Халисә белән гел киләбез. Үзебезнекеләрне дә, читтән килгән артистларны да ошатабыз. Бу сезонда Чаллы театры Зифа Кадыйрова әсәре буенча эшләнгән ”Язмыш сынавы” спектаклен күрсәтте, бик яратып карадык. Сезон ябыла, артистларыбызга иҗади уңышлар, уңышлы гастрольләр, тулы заллар, тамашачы мәхәббәтен яулауларын телибез.
Роза Мансуровна:
– Казаннан сеңлемә кунакка килдем, Минзәлә театры артистлары чыгышын моңарчы бер дә күргәнем юк иде әле. Казандагы спектакльләргә сирәк йөрибез.
Зөһрә апа:
– Тамашаларга килгән саен, рәхәтләнеп карап, сөенеп кайтып китәбез. Рәзилә Муллина уйнаганын яратам мин.
Резеда Фаррахова:
– Укучыларны театрның музеена алып килдем, бик ошаттылар, гомумән, алар театр белән бик кызыксыналар. Бер укучы белән “Грани творчества” конкурсында катнашып, урын алдык. Дәресләрдә театр турында күп сөйлим, укучыларга бик ошый.
Димәк, яшь тамашачы үсеп килә. Сыйныф җитәкчесенең бу гамәлләренә афәрин, диясе генә кала.
Сезон ябылды, әмма артистлар җәйге ялга киткәнче чыгышларын дәвам итәчәкләр. Театр директоры Роберт Шәймарданов әйткәнчә, “Без сезнең белән хушлашмыйча хушлашабыз”.