Төзүчеләр бригадасы Чернышевский урамындагы 69 нчы йортта иске балконнарны яңартырга кереште.
Менә тиздән бөтен кешенең дә яраткан бәйрәме – Яңа ел җитә. Әлбәттә инде, бәйрәмнең төп атрибуты булып яңа ел чыршысы тора. Берничә көннән келәмгә энәләре коелса да, бу бизәлгән агачтан башка бер генә Яңа ел да узмый.
РФ Пенсия фонды эш бирүчеләрдән 2014 елның 9 ае өчен мәҗбүри пенсия һәм медицина иминиятенә исәпләнгән һәм түләнгән иминият взнослары расчетларын кабул итеп бетерде.
ХII “Аленький цветочек” ачык төбәкара конкурс нәтиҗәләре буенча, “Рәсем ясыйбыз” номинациясендә, 15-17 яшь категориясендә Х.Хөсәенов исемендәге Хуҗәмәт урта мәктәбеннән Айгөл Харисова беренче урынны алды.
Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры бинасында район авыл хуҗалыгы алдынгылары слётында чыгыш ясап, район башлыгы Айдар Салахов:
– Барыбыз да тырышып, иңгә-иң куеп эшләдек. Нәтиҗәләребез дә начар түгел: 100 мең тонна бөртекле ашлык суктырдык быел. Шулай да терлекчелек буенча алга таба нәтиҗәләрне яхшырту өстендә эшлисе бар әле. Барыгызга да рәхмәт, киләсе елда да яхшы күрсәткечләрдән тайпылмасбыз дип уйлыйм, – диде.
Минзәләгә Т-72 танкы кайтты. 1978 елда чыккан әлеге хәрби техника бронетехникалар сакланучы Свердовск өлкәсе шәһәр тибындагы Елань поселогындагы 473 нче Округ үзәге базасыннан кайтарылган. Ул 35 ел дәвамында Ватанны саклауда хезмәт иткән.
Үткән атнада Наратлыкичү авылында реконструкциядән соң сафка бастырылган тораклар белән танышу булды.