Алдынгылар хөрмәтләнде

2014 елның 24 декабре, чәршәмбе

 Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры бинасында район авыл хуҗалыгы алдынгылары слётында чыгыш ясап, район башлыгы Айдар Салахов:

– Барыбыз да тырышып, иңгә-иң куеп эшләдек. Нәтиҗәләребез дә начар түгел: 100 мең тонна бөртекле ашлык суктырдык быел. Шулай да терлекчелек буенча алга таба нәтиҗәләрне яхшырту өстендә эшлисе бар әле. Барыгызга да рәхмәт, киләсе елда да яхшы күрсәткечләрдән тайпылмасбыз дип уйлыйм, – диде.

 Соңыннан тырыш хезмәткәрләр “Алдынгы җитәкче”, “Авыл хуҗалыгы алдынгылары”, “Кыр алдынгылары”, “Алдынгы терлекчеләр” һәм “Алдынгы белгечләр” номинацияләрендә бүләкләнеп, район башлыгының рәхмәт хатын һәм акчалата премия алдылар.

Алдынгылар слёты башланыр алдыннан район баш­лыгы Айдар Салахов белән ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов “Мензелинские зори” агрофирмасына караган “Кали­нин” хуҗалыгы Наратлы Кичү авылындагы 80 баш сыер һәм яшь бозауларга исәпләнгән реконструкцияләнгән ферманы карадылар, Тулбай авылында Илгиз Загиевның мал сую цехын ачу тантанасында катнаш­тылар. Слётта исә “Татреспотребсоюз” рәисе Мәхмүт Фәттахов ерак араларга ит ташу өчен Илгиз Загиевка “ТР Авыл хуҗалыгы үсеше программасы” буенча “ГАЗ” автомашинасына сертификат тапшырды.

Алдынгыларны котларга чыккан министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов “Авыл хуҗалыгы тармагында Минзәлә куллана торган технологияләрнең үз “изюминкасы” бар дип белдерде, Татарстан Республикасы Дәүләт Сове­ты депутаты, Яр Чаллы икмәк продуктлары комбинаты директоры Алмаз Шәрипов исә: “Җирдә эшләргә кирәк, җир эшләгәнне ярата”, дип алга таба да шундый яхшы темпларда тырыш хезмәт куярга чакырды.

Алдынгылар слёты театраль күренешләр, җыр-бию белән үрелеп барып, бик матур бәйрәмгә әверелде.

Татьяна Красильникова, “Николаевка” бүлекчәсе сыер савучысы:

– Мин 32 ел буе сыер савучы булып эшлим. Быел шак­тый гына уңышларга ирештем дип әйтә алам, чөнки яшь таналар өйрәтеп, яңа группа җыйдым. Бер көнгә уртача 11 кг сөт савам, елга якынча 250 тонна була. Лаеклы ялга чыгарга ел ярым гына калып барса да, яшьләрдән калышасы килми әле. Слетка да бик яхшы кәефләр белән килдем. Сыер савучы булып эшләү дәверендә Казанда узган слетларда да булырга туры килде. Ә 2011 елда ТР Президенты биргән юллама белән ике атна Чехиядә булып кайттым. Бергә эшләүче кызларга да шундый юлламалар алуларын теләп калам.

Татьяна Гулявцева,

“Николаевка” бүлекчәсе бозау караучысы:

– Бу өлкәдә әле мин яңа кеше. Авылда башта башлан­гыч сыйныфлар укытучысы булып эшләдем, кыскарту­га эләккәч, төрле җирләрдә эшләп карадым. Менә бер ел инде бозау караучы булып эшлим. Эшем ошый, яшь бозаулар карыйм. Бүгенге көндә 30 дан артык яшь бо­зауны тәрбиялим. Агымдагы ел гаиләбез өчен авыррак булды, киләсе ел шатлык һәм уңышлар гына алып ки­лер дип өметләнәм

Шамил Дәүләтов, яшь белгеч:

– 2006 елда Казан аграр университетына укырга кер­дем, 2011 елда уңышлы гына тәмамлап диплом алдым һәм “Дәүләтов” КФХсына агроном булып эшкә кайттым. Бүгенге көндә бәрәңге, кишер, кызыл чөгендер, шал­кан, кара торма, редиска үстерү белән шөгыльләнәбез. Эшләр уңышлы гына бара. Слетка өченче елын киләм, кәефләр күтәренке. Максатыбыз: алдагы елларда да эш темпын киметмичә, мәйданнарны арттырып, мул уңыш алу.

Рәмзил Хәлиуллин, мехотряд начальнигы, “Сөт иле-Минзәлә” филиалы:

– Слет – ул безнең өчен зур бәйрәм. Елның елында чәчүдә булсын, уракта булсын – тырышып эшлибез. Минем эш – техниканы детальләр белән тәэмин итү, өзеклек булдырмау. Уракта өч улым да катнаша. Быел да сынатмадылар, икесе – өлкән комбайнчы, берсе комбайн ярдәмчесе булып эшләде. Кечкенәсе күптән түгел генә армия сафларын алынды, аның исән-имин хезмәт итүен теләп, көтеп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International