Шәһәребездәге төзелеш оешмаларының берсе “Лига” ҖЧҖ да быел дәүләт программалары буенча районда башкарылучы төзелешләрдә катнашты, социаль-мәдәни объектларны сафка бастыруда, педкөллият, Тауасты Байлар мәктәбен капремонтлауда эшләде.
Мондый мөһим төзелешләрдә оешманың эретеп ябыштыру цехы хезмәткәрләренең дә саллы өлеше бар. Андрей Нуреев җитәкчелегендәге цехта Фәнис Маликов, Азат Сәйфетдинов, Дмитрий Шмелев, Сергей Ильбахтин, Андрей Кондратьев кебек эретеп ябыштыручылар эшли. – Быел эш күп булды, шәһәребездәге педагогия көллиятен капремонтлау барышында эретеп ябыштыручылар көче белән металл ишекләр урнаштырылды, полипропилен торбалардан җылылык системаларын монтажлауда катнаштык, металл материалдан янгын сүндерү гидрантын ясадык. Тауасты Байлар мәктәбендә дә ишекләр яңарту, сантехниканы тулысынча алыштыру, навеслар ясау да безнең өстә булды. Ел буена тик тормыйбыз. Болардан тыш шәхси затлардан кергән заказларны да үтибез: теплицалар, металл ишекләр ясыйбыз. Хәзер капка, койма, беседка ише металлны чүкеп ясаган эшләнмәләр популярлашты, без дә шундый заказлар башкарабыз, – дип сөйләде Андрей Нуреев.
Андрей Владимирович кебек, эретеп ябыштыручы һөнәренә ия булып, бөтен көчеңне һәм осталыгыңны куеп эшләсәң, үзеңне уңай яктан күрсәтсәң, беркайда да югалып калмыйсыңдыр ул. Аның оешмага килүенә тугызынчы ел. Коллективта ул тырыш, булдыклы эретеп ябыштыручы буларак ихтирам казанса, гаиләсендә ышанычлы тормыш юлдашы. Хатыны Наталья “Звениговский” кибетендә сатучы булып эшли, кызлары Карина 1 нче урта мәктәпнең 8 нче сыйныфында укый, уллары Максим 1 нче сыйныфта.
Николай Степанов, “Лига” ҖЧҖ директоры:
– Үз эшенә җаваплы карый, яңалыкка тиз кереп китә. Ике ел элек оешмага яңа станок кайтарган идек, тиз генә өйрәнеп, шуның белән заказлар эшләргә алынды.
сүз уңаенда
Гражданнарны авария хәлендәге тораклардан күчерү программасы буенча районда 34 йортта яшәүчеләргә яңа фатирлар биреләчәк. Садак бистәсендә әлеге программа буенча тулы бер урамда бер фатирлы йортлар төзелә.
Вәсил Гыйләҗетдинов, район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше һәм инвестицияләр буенча урынбасары:
– Ел ахырына кадәр Садак бистәсендәге барлык йортларның да стеналарын күтәреп түбә астына кертү планлаштырылган иде, хәзерге вакытта 4 йортның түбәсен ябуны төгәллисе генә калды, Яңа елга кадәр алары да түбә астына керер дип торабыз.
Әлеге программа буенча быел өч йорт тапшырылачак: Юртау бистәсендә 10 фатирлы йорт, Яңа Маҗын авылында ике- шәр фатирлы 2 йорт.
Флүрә МУСИНА