Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры бинасында район авыл хуҗалыгы алдынгылары слётында чыгыш ясап, район башлыгы Айдар Салахов:
– Барыбыз да тырышып, иңгә-иң куеп эшләдек. Нәтиҗәләребез дә начар түгел: 100 мең тонна бөртекле ашлык суктырдык быел. Шулай да терлекчелек буенча алга таба нәтиҗәләрне яхшырту өстендә эшлисе бар әле. Барыгызга да рәхмәт, киләсе елда да яхшы күрсәткечләрдән тайпылмасбыз дип уйлыйм, – диде.
Минзәләгә Т-72 танкы кайтты. 1978 елда чыккан әлеге хәрби техника бронетехникалар сакланучы Свердовск өлкәсе шәһәр тибындагы Елань поселогындагы 473 нче Округ үзәге базасыннан кайтарылган. Ул 35 ел дәвамында Ватанны саклауда хезмәт иткән.
Үткән атнада Наратлыкичү авылында реконструкциядән соң сафка бастырылган тораклар белән танышу булды.
35 еллык тарихы булган Яр Чаллы ашлык продуктлары комбинаты – 16,8 га мәйданны биләүче тулы бер комплекс.
Татарстанның Иҗтимагый палатасы шәһәрләрдә Яңа ел чыршыларын бизәү буенча конкурс үткәрә.
Россиянең экономик үсеш министрлыгы мәктәпләр, хастаханәләр, балалар бакчаларында бушаган мәйданнарны шәхси компанияләргә арендага бирергә тәкъдим итәләр.