Җиңү паркы танк белән тулыланды

2014 елның 24 декабре, чәршәмбе

Минзәләгә Т-72 танкы кайтты. 1978 елда чыккан әлеге хәрби техника бронетехникалар сакланучы Свердовск өлкәсе шәһәр тибындагы Елань поселогындагы 473 нче Округ үзәге базасыннан кайтарылган. Ул 35 ел дәвамында Ватанны саклауда хезмәт иткән.

Т-72 танкы демилитаризация- ләнгән, ягъни хәрби халәттән хәрби булмаганга күчерелгән. Безнең районга ул үз урынына – реконструкцияләнүче Җиңү паркына куелачак. Ул Бөек Ватан сугышы геройлары, су­гышта вафат булган солдат­лар истәлеген мәңгеләштереп, яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә билгеле бер роль уйна­ячак.

– Әлеге юнәлештә ТР хәрби комиссары Сергей Погодин зур эш башкара. Комиссар итеп билгеләнгәннән бирле, ул һәр районга игътибарын юнәлтергә тырыша. Район­нар буйлап йөргәндә, кайда нәрсә җитмәвен тикшерә, ка­рый. Безнең районга килгәндә, монда ул матди-техник базада җитенкерәмәгән хәрби-техника үрнәкләрен тулыландырырга тели. Т-72 танкын да алырга ул ярдәм итте. Бездә булган ике пушкага танк та өстәлде. Минзәләлеләр хәрби техникага зур кызыксыну белән карыйлар. Танкны Минзәлә урамнары буй­лап алып барганда күпләр аның янәшәсендә фотога төшәргә ашыкты. Сугыш чорында әлеге танк белән очрашырга туры килгән ветераннарны, коры җир танк гаскәрләрендә хезмәт иткән егетләрне дә әлеге танк битараф калдырмас дип уй­лыйм. 9 май бәйрәменә без аны буяп яңартачакбыз, – ди хәрби комиссар Сергей Владимиров. – Әлеге хәрби техниканы алу­да, алып кайтуда, урнаштыруда зур ярдәм күрсәткән ТР хәрби комиссары Сергей Погодинга, “Татспиртпром” ҖЧҖ генераль директоры Гиоргий Куприя­новка, район башлыгы Айдар Салаховка, район башкарма комитеты җитәкчесе Илгизәр Шагалиевка, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Дамир Га­лиевка, “Минзәлә АТП” началь­нигы Рамил Кәримовка һәм башкаларга рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә.

Илсөяр ХӘЕРТДИНОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International