Минзәләдә Дружба нефть чыганагының 810 нчы санлы җыю пункты файдалануга тапшырылды.
Тантаналы чарага “РИТЭК” ААҖнең генераль директоры Николай Николаев, Минзәлә муниципаль район башлыгы Айдар Салахов, “ТатРИТЭКнефть” ТПП директоры Мөхәмәтвәли Хөснетдинов килде.
Әлеге чыганак сынау өчен эксплуатациягә 2002 елда тапшырылган. Биредә нефть запасы 200 мең тонна тирәсе. Быел чыгарылган нефть күләме 10 мең тонна, киләсе елга ул максималь дәрәҗәгә – 11 мең тоннага җитәчәк.