Яңартылган фермага бүләк

2014 елның 24 декабре, чәршәмбе

Үткән атнада Наратлыкичү авылында реконструкциядән соң сафка бастырылган тораклар белән танышу булды.

Алар барысы да район көче белән күмәкләшеп ремонтланды. Төзүчеләр генә түгел, районның “Чиста шәһәр” идарәче компания хезмәткәрләре, энер­гетиклар зур көч куйды. Сүз дә юк, төп кул көче авыл хезмәтчәннәре булды. Чөнки, район башлыгы Айдар Салахов һәр очрашуда искәрткәнчә, җитештерү булганда гына авыл яшәячәк. Шул сүзләрне раслап, фермаларны тергезү буенча зур сәясәтне башлап җибәргәне өчен “Мензелинские зори”ның Калинин хуҗалыгында Наратлыкичү бүлекчәсен җитәкләгән Наил Вәлиев һәркемгә олы рәхмәтен җиткерде. Фермалар белән танышырга килгән Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек ми­нистры урынбасары Нәҗип Хаҗипов хуҗалыкларга “Сөт таксие“на сертифи­кат бүләк итте (фотода). Бу агрегат яшь бозауларга тиешле температурадагы сөт эчерү өчен бик кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International