Татарстанда барлыгы 268 автомәктәп исәпләнә. Тик бүгенге көндә аларның бары тик 35е генә йөртүчеләр әзерләү буенча яңа уку-укыту программаларын раслаган. Шулар арасында Минзәләнең РОСТО ДОСААФ автомәктәбе дә бар. Әлеге уку йортының матди-техник базасы тулаем яңа таләпләргә туры килә дигән карарга килгән ТР ЭЭМ ЮХИДИ вәкилләре.