25 декабрьдә, 10.00 сәгатьтә, район хакимиятенең утырышлар залында салым түләүчеләр өчен “2015 елның 1 гыйнвареннан салым закончалыгында үзгәрешләр” дигән темага семинар үткәрелә. Аны Россиянең ТР буенча 9 нчы санлы районара салым инспекциясе үткәрә. Семинарда НДСка, физик затлар өчен күчемсез милеккә салым түләүдәге үзгәрешләргә, салым хезмәтенең электрон сервисларына кагылышлы сорауларга җаваплар табарга мөмкин.