Быел авыл җирлекләре дә катнаша

2014 елның 24 декабре, чәршәмбе

Татарстанның Иҗтимагый палатасы шәһәрләрдә Яңа ел чыршыларын бизәү буенча конкурс үткәрә.

Безнең район былтыр бу конкурста катнашты. Быел исә авыл җирлекләре дә кат­наша ала. Республикадагы 868 авыл җирлеге арасында безнекеләр лаеклы урын алыр дип ышаныйк. Призы да бик әйбәт. Беренче урынга – 300, икенчегә – 200, өченчегә – 100 мең сум. Җиңүче булу өчен Яңа ел чыршысын әйбәтләп бизәргә, шунда үткән чаралар­ны видеога яздырып алырга, фотога төшерергә һәм 15 гыйн­варга кадәр Казанга җибәрергә кирәк. Тулырак мәгълүматны Татарстанның Иҗтимагый пала­тасы сайтыннан табарга була.

Районнар арасындагы кон­курста призлар тагын да саллы­рак – 250 меңнән алып 1 милли­он сумга кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International