Менә тиздән бөтен кешенең дә яраткан бәйрәме – Яңа ел җитә. Әлбәттә инде, бәйрәмнең төп атрибуты булып яңа ел чыршысы тора. Берничә көннән келәмгә энәләре коелса да, бу бизәлгән агачтан башка бер генә Яңа ел да узмый.
Илдар ГАНИЕВ,
“Минзәлә урманчылыгы” ДКУ дәүләт урман инспекторы
Яңа ел агачларын бернинди документларсыз, браконьерлык ысулы белән әзерләнгән очракта, табигатькә зыян салына. Торак пунктлар читләрендә мондый кисүләр урманга бик зур зыян салырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, рөх- сәтсез киселгән чыршы өчен тәртип бозучыга 3783 сумга кадәр зыянны капларга һәм өстәвенә 4000 сумнан башлап административ штраф түләргә кирәк, әгәр зыян 5000 сум һәм аннан күбрәк (2 чыршы) икән, тәртип бозучыга җинаять җаваплылыгы яный.
Яңа ел чыршыларын законсыз әзерләүне контрольдә тотып, дәүләт урман инспекторлары полиция хезмәткәрләре белән берлектә рейдлар уздыралар. Шуңа күрә үзегезнең һәм якыннарыгызның бәйрәмен бозмыйча шәһәрдә һәм авылда чыршыларны тиешле тәртиптә сатып алырга кирәк.
безнең белешмә
Урманчылыкта агачларга кешеләрнеке кебек “метрик китаплар” булдырылган, анда чыршының кайчан утыртканы язылган. Ул сиксән ел яши, ә кайбер очракларда 100 елгача яши. Башта агачлар “яслеләрдә” үсә, ә аннан урман питомнигының мәктәп бүлегенә, шуннан соң гына урманга күчерелә. Егерме яшькәчә яшел чыршы яшь соклар туплый, ә аннан соң безнең өчен саф һава бүлеп чыгаруга эшли башлый.
сан
Узган ел минзәләлеләргә 2500 чыршы сатылган. Гадәттә, сатуга 1 метрдан 2 метрга кадәр биеклектәге чыршылар чыгарыла.