Төзүчеләр бригадасы Чернышевский урамындагы 69 нчы йортта иске балконнарны яңартырга кереште.
Дүрт катлы йортта яшәүчеләр зур ярыклар аркасында аларның балконнары куркыныч тудыруы хакында күптән зарланалар иде. Бер атна элек Николай Секунов җитәкчелегендәге төзүчеләр бригадасы эшкә керештеләр.
– Бу эш 2014 елда күпфатирлы йортларны капиталь төзекләнде- рү планына кертелгән иде. Ике яклап та балконнар ремонтланачак. Инде металл конструкцияләр урнаштырдык һәм ныгыттык. Бүгенге көндә балконнарны тышлау бара. Шулай ук идәннәр дә җәелде, – диде “Гарант +”ҖЧҖ директор урынбасары Илнур Галиев.
Әмма йортта яшәүчеләр тагын бер проблема белән дә очрашты. Кайберәүләр балконнарын пластик тәрәзәләр белән тышлаганнар, ә ремонт эшләре вакытында аларны салдырдылар. Хәзер яшәүчеләр аларны кем куяр дип, борчылалар.
– Әлеге пыяла пакетларны безнең оешма алып куйды, димәк, үзебез урнаштырачакбыз, – дип җавап бирде Илнур Галиев.