Яшьләр үсеп җитте

2014 елның 25 декабре, пәнҗешәмбе

ДЮСШ “Олимп” тренеры Рөстәм Саранов тәрбияләгән футболчыларның тагын бер буыны үсеп җитте. Беренче буыны хәзер зурлар команда­сы өчен уйный, бүген алар Болгар шәһәренә мини-футбол буенча республика чемпионатына киттеләр. Ә 15 яшьлек үсмерләр Мамадышта үткән Татарстан беренчелегендә икенче урынны алып кайттылар. Ярым финалда алар хәтта Казан командасын да җиңделәр (3:1). Түбән Каманың беренче командасы белән нык тартышсалар да финалда оттырдылар (2:4). Иң мөһиме, тагын ике күрсәткеч белән 12 ко­манда арасында лидер булдылар. Керттергән туплар саны (19 туп) һәм голлар буенча (17 гол) чемпионнан кала икенче урында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International