ОСТАЛЫКЛАРЫН КҮРСӘТТЕЛӘР

2014 елның 25 декабре, пәнҗешәмбе

ХII “Аленький цветочек” ачык төбәкара конкурс нәтиҗәләре буенча, “Рәсем ясыйбыз” номинациясендә, 15-17 яшь категориясендә Х.Хөсәенов исемендәге Хуҗәмәт урта мәктәбеннән Айгөл Харисова беренче урынны алды.

Ул “Ак каен, Гөлчәчәк” эшен тәкъдим итте. Конкурста бар­лыгы меңнән артык бала кат­нашты. Ульяновскидан, Са­марадан, Түбән Новгород өлкәсеннән һәм Татарстаннан килгән балалар иҗат осталыкларын күрсәттеләр. Эшләр “Рәсем ясыйбыз”, Әкиятләр иҗат итәбез”, “Әкиятләр укый­быз” номинацияләрендә бәяләнде. Конкурс нәтиҗәләре бу­енча “Венец сказок” Идел буе халыклары әкиятләре фести­вале булды. Программаны ха­лык әкиятләренә багышланган әдәби викториналар, конкурс­лар тулыландырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International