ЯҢАЛЫКЛАР


25
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Җәмәк авылы мәчетенең төзелгәннән бирле ремонт күргәне булмады.

Аю гомумбелем бирү мәктәбендә районда иң беренчеләрдән булып узган атна башыннан балаларга бал ашата башладылар.

Чаллы шәһәрендә “РИТЭК” ААҖнең “ТатРИТЭКнефть” үткәргән Яңа ел алды уңае белән оештырылган уен-тама­шасында быел районыбызның 1-4 сыйныфларда укучы Дәвек, Гөлек, Урыс авылларыннан һәм шәһәр мәктәбеннән бар­лыгы 100 бала катнашты.

Агымдагы елның 13 августыннан Татарстан Республикасы территориясендә икътисадның бюджеттан тыш секторында эшләүче, эш вакытын һәм хезмәт нормасын тутырган хезмәткәргә түләнгән айлык хезмәт хакы (компенсация һәм стимуллаштыру түләүләрен дә кертеп) 6420 сумнан ким була алмый.

Кыш – яңа спорт төрләрен үзләштерү һәм күнегергә җитешкән мавыгулар белән шөгыльләнер өчен иң яхшы вакыт.

“Просто молоко” идарәчел компаниянең актлар залында ел йомгаклары буенча “Сөт иле” ҖЧҖ филиалларының иң яхшы хезмәтчәннәрен бүләкләүгә багышланган тантаналы чара узды.

Башкортстан Республикасының Собханкул шәһәрендә үсмерләр арасында бокс буенча Бөтенроссия турниры үтте.

Көзге чакырылышта армиягә районнан 69 егет китә, 48е җибәрелгән инде.

Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында урта махсус белем бирү йорты студентларының II спартакиада кысаларында мини- футбол һәм өстәл теннисы буенча зона ярышлары узды.

“Талантлар планетасы” балалар иҗатын үстерү фонды Яр Чаллы шәһәрендә “Без бергә булганда” халыкара проекты кысаларында конкурс-фестиваль үткәрде. Анда һәр ел саен безнең балалар сәнгать мәктәбендә укучылар да катнашалар һәм призлы урыннар яулыйлар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International