Көзге чакырылышта армиягә районнан 69 егет китә, 48е җибәрелгән инде.
– Хәзерге вакытта хәрби хезмәткә чакырылыш бернинди өзеклексез, планлы рәвештә бара. ТР комиссариатыннан алынган задание үтәлгән. Чакырылышның бер өлеше үтте инде. Тагын өч этапта 21 кешене җибәрәсе бар. Бер төркем егетләр герой-шәһәр Севастопольнең Кара диңгез флотына җибәрелде. Аннан егетләрне Үзәк хәрби округка туплый башлыйбыз. Җибәрелгән егетләрнең яртысыннан күбрәге машина йөртү белгечлегенә ия булачак, 10 кеше Кара диңгез флотының без шефлык иткән частьта хезмәт итәчәк. Калганнары РФ территориясе буйлап Кораллы Көчләрнең төрле урыннарына таратылачаклар. Егетләр хезмәт итәргә теләп баралар, – диде районның хәрби комиссары Сергей Владимиров.