“Просто молоко” идарәчел компаниянең актлар залында ел йомгаклары буенча “Сөт иле” ҖЧҖ филиалларының иң яхшы хезмәтчәннәрен бүләкләүгә багышланган тантаналы чара узды.
Анда безнең районнан “Сөт иле-Чулман” филиалыннан: Илгиз Шияпов, Валентина Хәйретдинова, Эльвира Шакирҗанова, “Сөт иле- Минзәлә” филиалыннан: Леонид Кудрявцев, Ира Мусина катнаштылар. Бу тантанада “Сөт иле” ҖЧҖ филиалларының иң яхшы хезмәтчәннәренә грамоталар һәм акчалата премияләр тапшырылды. Беренче урынны «Сөт иле Чулман» филиалы комбайнчысы Илгиз Шияпов, икен че урынны “Сөт иле-Минзәлә” филиалы комбайнчысы Леонид Кудрявцев алды, аңа заманча мотоблок тапшырдылар.