Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында урта махсус белем бирү йорты студентларының II спартакиада кысаларында мини- футбол һәм өстәл теннисы буенча зона ярышлары узды.
Узган ел да авыл хуҗалыгы техникумы әлеге спартакиадада икенче урынга лаек булган иде. Шунысын искә төшереп узарга кирәк, икенче урынны яулаган техникумга спорт товарлары алу өчен 150 мең сумга сертификат тапшырылган иде. Былтыр студентлар спортның 6 төрендә узышсалар, быел аларга 12 спорт төрендә осталыкларын күрсәтергә туры киләчәк. Шуларның беренчеләре – теннис һәм мини-футбол бездә узды да инде. Призлы урын алган командалар финалга чыга. Минзәләдә узган этапка күрше-тирәдән 10 команда җыелды. Авыл хуҗалыгы техникумы һәм педагогия көллияте спорт залларында егетләр мини-футбол уйнадылар. Спортның бу төрендә минзәләлеләргә тиңнәр булмады - 1 нче урынны авыл хуҗалыгы техникумы, ә 3 нче урынны педагогия көллияте студентлары алды, 2 нче урында – буалылар. Теннис ярышларына килгәндә, Минзәлә медицина училище/техникумының кызлар командасы 3 нче урынга лаек булды, безнең техникум кызлары 2 нче урынны яуладылар, Сарман аграр көллиятеннән килгән кызлар иң яхшы нәтиҗә күрсәттеләр. Егетләр арасыннан кабат минзәләлеләр пьедесталның беренче баскычына күтәрелде. Тиздән шушы спорт төрләреннән финал уеннар уздырылачак. Ә алда студентларны волейбол, җиңел атлетика, хоккей, туризм, баскетбол көтә. Әле аларның ГТО нормалары бирәсе дә бар. Техникумда, гомумән, спорт тормышы гөрләп тора. Үткән ай буе техникум студентлары волейбол уйнадылар.
– 12 команда барлыгы 34 уенда көчләрен сынаштылар, көн саен спорт залында өчәр-дүртәр уен уздырырга туры килә иде. Монда 1 нче курстан 4 кә кадәрге төркемнәр катнашты. Берәү дә читтә калмады. Ай саен без шундый ярышлар уздырып торабыз, киләчәктә студентларны баскетбол, мини-футбол көтә. Ел азагында иң актив группаны сайлыйбыз. Шундый чаралар белән яшьләрне спортка тартырга, кызыксындырырга тырышабыз, – диде безгә Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумының физик тәрбия җитәкчесе Рәмзил Бәдриев.
Алисә ШАХАБУТДИНОВА