Мәчетләре яңарды

2014 елның 25 декабре, пәнҗешәмбе

Җәмәк авылы мәчетенең төзелгәннән бирле ремонт күргәне булмады.

Әле менә күптән түгел генә мәчетнең түшәмен тарттыры­лып кидертелә торган түшәмгә алыштырдылар. Әлеге эшкә һәм обойларга акчаны шушы авыл депутаты Муса Хәбибуллин бирде. Ә инде җылылык сис- темасын өр-яңадан алышты­ру өчен, эшмәкәр Таһирҗан Шәрипов финанс белән ярдәм иткән. Мәчеттәге обойлар­ны авыл хатын-кызлары: Гүзәл Гыйззәтуллина, Зәйтүнә Нурмөхәммәтова, Илсөяр Фәттахова, Наҗия һәм Гөлназ Хуҗиналар матур итеп ябыш­тырганнар. Ремонттан соң авыл мәчете тагы да матурланып калган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International