Минималь эш хакы арта

2014 елның 25 декабре, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 13 августыннан Татарстан Республикасы территориясендә икътисадның бюджеттан тыш секторында эшләүче, эш вакытын һәм хезмәт нормасын тутырган хезмәткәргә түләнгән айлык хезмәт хакы (компенсация һәм стимуллаштыру түләүләрен дә кертеп) 6420 сумнан ким була алмый.

Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләре өчен минималь хезмәт хакы “Хезмәткә түләүнең минималь күләме турында”гы Федераль канунга нигезләнеп билгеләнә, ягъни бүгенге көнгә аена 5554 сум тәшкил итә. Киләсе елның 1 гыйнварыннан хезмәткә түләүнең минималь күләме 5965 сум булачак. Рәсмиләштерелмәгән хезмәт мөнәсәбәтләре, «соры» хезмәт хакы, минималь хезмәт хакыннан түбән эш хакы мәсәләләре буенча сораулар белән 3-13-81 телефонына шалтыратыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International