Елдагыча сынатмадылар

2014 елның 25 декабре, пәнҗешәмбе

“Талантлар планетасы” балалар иҗатын үстерү фонды Яр Чаллы шәһәрендә “Без бергә булганда” халыкара проекты кысаларында конкурс-фестиваль үткәрде. Анда һәр ел саен безнең балалар сәнгать мәктәбендә укучылар да катнашалар һәм призлы урыннар яулыйлар.

Безнең укучыбыз Софья Лебедева (укытучысы На­талья Муринова) вокал эстрада соло номинациясендә (9-12 яшь) иң югары бүләк “GRAND PRIХ” яулады.

Калган укучылар да калышмадылар, призлы урын­нар алдылар, әйтик шундый ук номинацияләр буенча:

Индира Газизуллина 9-12 яшьлекләр арасында III дәрәҗә лауреат, Софья Чибирева (5-8 яшь) I дәрәҗә дипломант (укытучылары Н.Муринова) булдылар. Ди­нара Фардеева 13-15 яшьлекләр арасында, Анастасия Иванова (13-15 яшь) I дәрәҗә дипломантлар (укытучы­лары Дания Зарипова) булдылар.

Безнең пианистларыбыз: Дина Чатурова инструмен­таль жанр-фортепиано номинациясендә III дәрәҗә лауреат, Алсу Ханова, Гүзәл Рахматуллина, Ксения Маврина I дәрәҗә дипломантлар (фортепиано классы буенча укытучы Эльвира Нагуманова) булдылар.

Мария Ащеулова, Арина Архипова дуэты инстру­менталь жанр-фортепиано кече форма ансамбле номинациясендә (9-12 яшь) II дәрәҗә лауреат, Софья Чибирева инструменталь жанр-фортепиано соло (5-8 яшь) I дәрәҗә дипломант (фортепиано классы буенча укытучы Елена Романова) булды.

Наталья КНЯЗЕВА,

тәрбия эшләре буенча директор урынбасары

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International