Боксерлар ярышты

2014 елның 25 декабре, пәнҗешәмбе

Башкортстан Республикасының Собханкул шәһәрендә үсмерләр арасында бокс буенча Бөтенроссия турниры үтте.

Монда Россиядән 180 иң яхшы боксчы килде. Безнең район данын дүрт спортчы яклады, ләкин аларның бөтенесенә дә финалга чыгарга насыйп булмады.

Илнар Гыймаев (2 нче урта мәктәп) Уфа­дан килгән көндәшенә җиңелеп, 2 нче урынны алды, ә Наил Кириллов (1 нче урта мәктәп) өч уен­да уйнап, 1 нче урынны алды.

Үсмерләрне көрәшкә РФның спорт мастеры Ар­тур Мавлютов әзерләде. Спортчылар финанс ярдәме күрсәткән Олег Ильинга рәхмәтләрен белдерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International