Вакытлыча файдалануга

2014 елның 25 декабре, пәнҗешәмбе

Кыш – яңа спорт төрләрен үзләштерү һәм күнегергә җитешкән мавыгулар белән шөгыльләнер өчен иң яхшы вакыт. Бигрәк тә Минзәләдә шәп чаңгы юллары булганда. Хәзер сезнең махсус кирәк-яракларны алыр­га мөмкинлек булмау, физик рәхәтлектән баш тартыр­га сәбәп түгел. Минзәлә шәһәрендә “Олимп” теннис үзәгендә чаңгыны вакытлыча файдалануга алып була. Олылар өчен бер пар чаңгы бер сәгатькә нибары 100 сум, ярты сәгате – 50 сум, нәниләр өчен бу шөгыльнең 1 сәгате 50 сумга төшәчәк, ярты сәгате – 25 сум. Теннис үзәге 8-20 сәгатьләргә кадәр эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International