ЯҢАЛЫКЛАР


13
июль, 2015 ел
дүшәмбе

Инвалидлар җәмгыяте әгъзаларының күптәнге хыяллары тормышка ашты: Ижау шәһәрендәге зоопаркка бардылар. 

Янәшәбездә яхшылык эшләүче генә түгел, ә шул яхшылыкны эшләргә атлыгып торучы кешеләр дә бар. Алар үз тормышларында балкыйлар, һәркөн, һәр сәгатьләрен янып яшәп, янәшәдә баручыларга якты һәм дөрес юл күрсәтәләр. Алар акыллы, сабыр һәм эшлекле: һәрвакыт алда атлыйлар, чөнки уңышка ирешүнең серен төгәл беләләр. Әгәр дә инде сүз балалар, үз кулларың белән тормышның төбеннән үк диярлек күтәргән балалар, киләчәккә юл күрсәтеп язмыш кочагына очырган күпсанлы укучылар хакында сүз барганда бигрәк тә. 

Мәктәп яны лагерьлары 1 июньнән ачылды һәм 21 көн эчендә райондагы шундый 15 ял итү урынында 400 гә якын бала ял итте. 

Кайсы гына яктан карасаң да, гаилә – бала тәрбияләү өчен иң яхшы мохит. Аеруча ата-анасыз, туган-тумачасыз калган балалар өчен. 

Июнь аенда районыбызда “Игътибар, балалар!” республика профилактика чарасының бе- ренче этабы үтте. Әлеге чара кысаларында “Бала – төп пассажир” ункөнлеге узды. 

Краснодар краенда Петр әфәнде дә бәрәңге үстерә. Анда бәрәңге орлыгын саклаганда бәрәңге көясе орлыкны боза, шул җәһәттән безнең “Дәүләтов” КФХсы фермер Петрга менә өч ел рәттән “Калетта” сортлы иртә өлгерә торган 200 тонна бәрәңге орлыгы төяп җибәрә. 

2013 елда ТР Министрлар Кабинеты гражданнарның үзара салымына кагылышлы карар кабул иткән иде. Ул шуннан гыйбарәт, җирле әһәмияткә ия булган конкрет мәсьәләне чишүгә үзара салым кертүне тәэмин иткән муниципаль берәмлеккә ТР бюджетыннан акча бүлеп бирелә. Аның суммасы үзара салым суммасыннан 4 тапкырга күбрәк. Әлеге мәсьәлә буенча безнең авыл җирлекләрендә хәлләр ничегрәк соң? 

Моңа кадәр авария хәлендәге йортта яшәгән Климовлар гаиләсе өчен шатлыклы көннәр – яңа йортка күченделәр.

Исрафиловлар гаиләсе: әтиләре – Салават, әниләре – Лилия, уллары – Серенат 30 июньнән башлап 4 июльгә чаклы Мамадышта узган “Авыл яшьләре” спорт уеннарында безнең район данын якладылар. Алар гаиләләре белән дүрт төрле спорт ярышында катнаштылар: шашка уйнау, дартс, теннис һәм гаилә эстафетасы.

“Автоледи” бәйгесендә төрле яшьтә һәм төрле һөнәр ияләре булган, ләкин шул ук вакытта аларны уртак мавыгу – машина йөртү берләштергән дүрт хатын- кыз үзара көч сынашты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International