Июнь аенда районыбызда “Игътибар, балалар!” республика профилактика чарасының беренче этабы үтте. Әлеге чара кысаларында “Бала – төп пассажир” ункөнлеге узды.
Гомумбелем бирү учреждениеләре, балалар бакчалары каршында инспекторлар күренү кайбер машина йөртүчеләр өчен сюрприз булды. Мәсәлән, бер әни, арткы утыргычтагы балаларының җайланмаларга утыртылмавы өчен штрафка тартылачагына бик нык кайгырды. Автомобильдә өч бала, икесенә әле 12 яшь тулмаган, шуңа күрә аларны махсус утыргычсыз йөртергә ярамый. Закон бозган өчен автоледи һәрбер бала өчен 3000 сум күләмендә штраф түләргә тиеш.
Монда юл хәрәкәте кагый- дәләрен бозган балигъ булмаган җәяүлеләр дә очрады. 9 яшьлек малай машина юлыннан велосипедта бара, бу юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча тыела. Ике укучы, тротуар була торып та, юлдан баралар. Мондый закон бозучылар аз түгел. Ункөнлектә ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 50 яшь закон бозучы кисәтелде.
– “Бала – төп пассажир” ункөнлегендә юл-патруль хезмәте постларында кечкенә пассажирларны махсус утыргычларсыз йөртүче һәм куркынычсызлык каешларын эләктермәүче закон бозучыларга аеруча игътибар итәбез. ЮХИДИ һәм трасса подразделениесе хезмәткәрләре тарафыннан балаларны махсус җайланмаларсыз йөрткән 150дән артык машина йөртүче тоткарланды, – диде ЮХИДИ начальнигы вазыйфаларын башкаручы полиция майоры Рамил Әхмәтов.
Кагыйдәләр буенча яшәү – бик гади. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Юл йөрү кагыйдәләрен үтәгез!
Алисә ШАХАБУТДИНОВА