Дәүләт Думасы башкарма документ буенча түләтелми торган керемнәр исемлеген киңәйтә торган закон кабул итте.
РФ Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары, «Бердәм Россия» партиясенең «Эшмәкәрлек» федераль проекты координаторы Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: «Махсус операция ветераннары яраланганнан соң, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр авыр финанс хәленә эләккән очракта дәүләт аларга протез яки техник реабилитация чаралары өчен кайтарган акчаларын югалтырга тиеш түгел. Бу социаль ярдәм, һәм ул билгеләнгән максат буенча файдаланылырга тиеш".
Закон белән бурычлы гражданга карата башкару эшен гамәлгә ашыру кысаларында түләтелергә мөмкин булмаган керем төрләре исемлеге киңәйтелә, аңа компенсациянең түбәндәге төрләре өстәлә:
-инвалид тарафыннан 2025 елның 1 гыйнварына кадәр мөстәкыйль сатып алынган реабилитацияләүнең техник чаралары һәм тиешле хезмәтләр өчен йә ветеран тарафыннан 2025 елның 1 гыйнварына кадәр мөстәкыйль сатып алынган протезлар (теш протезларыннан тыш), протез-тоопедия эшләнмәләре һәм тиешле хезмәтләр өчен;
-реабилитацияләүнең техник чараларын һәм протез-оропедия әйберләрен алу яки әзерләү урынына бару һәм кире кайту өчен инвалид, ветеран, озатып йөрүче зат чыгымнары;
- йөртүче этләрне тоту һәм аларга ветеринария хезмәте күрсәтү чыгымнары;
-инвалидның, озата баручы затның юл күрсәтүче этне алган урынга һәм кире кайту өчен түләү чыгымнары, шул исәптән юл күрсәтүче этне алып бару чыгымнары.
2026 елның 1 сентябреннән гражданга хезмәт хакы түләүче, аларга карата чикләүләр билгеләнгән һәм түләтелергә мөмкин булмаган затлар өчен исәп-хисап документларында акчаларның түләтелгән суммасын күрсәтү бурычы кертелә (күрсәтелгән затларга башкарма документ кергән очракта). Таләпләрне бозу РФ законнарында каралган җаваплылыкка китерә.
Федераль закон рәсми басылып чыккан көненнән соң 10 көн узгач үз көченә керә.