Кайсы гына яктан карасаң да, гаилә – бала тәрбияләү өчен иң яхшы мохит. Аеруча ата-анасыз, туган-тумачасыз калган балалар өчен.
Районыбызның кечкенә генә Исәнгол авылында бик матур гаилә – Гарифуллиннар яши. Алар турында яхшырак белү өчен, без аларга кунакка килдек. Һәркайсыбызның үзе өчен кадерле, яраткан һәм мөһим байлыгы була. Гарифуллинар өчен бу хәзинә – аларның балалары. Алар йортында чын мәгънәсендә малайлар патшалыгы – уен эшме әллә, өч малай үсә бит! Ә бу гаилә тарихы болай башлана. Моннан җиде ел элек гаилә кечкенә Данилны тәрбиягә ала, ә ярты елдан тагын бер малай – дүрт яшьлек Владислав әти-әниле була. 2011 нче елны Ханты- Мансийск шәһәрендә Данилның бертуган энесе Ярослав яшәве билгеле була. Озак уйлап тормыйлар, абый белән энесен аермас өчен тәвәккәллиләр – ерак юлга чыгып китәләр һәм биш көн дигәндә, тагын бер бала белән әйләнеп кайталар. Балакайлар бик нык нужа күргәннәр. Башта аларны эчүчелек белән шөгыльләнүче ата-аналарыннан аерып алалар, соңрак әбиләре вафат була. Балалар гаиләсез калдык дип бик борчылалар.
Зинфира ханым – үзе педагог. Егерме елдан артык башта мәктәптә, хәзер балалар бакчасында балалар тәрбияләү чорында педагогия серләрен яхшы төшенгән:
– Беренчедән, баланы кимсетергә ярамый, аеруча чит кешеләр алдында. Кеше алдында шаулыйлар икән, алар алдында ачуланырга ярамый. Проблемалар турында аерым утырып сөйләшергә кирәк. Икенчедән, бала ата-ананың авторитет булуын аңларга тиеш. Әниләргә, әтиләргә үз чиратында, үзләренең баланы һәрчак яклаячагын күрсәтергә кирәк.
Яхшы әни булу авыр түгел, моның өчен янәшәдә яхшы әти кирәк. Рамил Гаязетдин улы бар яклап та уңган, кайгыртучан әти. Хатын-кыз янәшәсендә таянырлык җилкә булуын тойса, аңа берни дә куркыныч түгел. Ире аңа бар яклап ярдәм итә, кирәкле әйбер белән тәэмин итә. Куллары алтын Рамил әфәнденең, хуҗалыктагы бар каралты- кураны үз куллары белән эшләгән, ишегалдында балалар мәйданчыгы төзергә уйлыйлар. Кирәк икән, төзәтә, төзи – барын да булдыра ул. Гомумән, планнары зурдан тату гаиләнең.
Гарифуллиннарның балаларын күзәтү үзе күңелле. Алар бертуганнардай, гел бергә йөриләр. Данил һәм әтиләре өйдә булмаганда Вячеслав һәм Ярослав сагынып торалар, “Кайчан кайталар?” дип, әбиләрен аптыраталар.
Зур хуҗалыкта эш бетеп тормый. Данил, өлкән кеше буларак, техниканы үзләштергән, велосипедларны оста итеп, сүтә-җыя. Гел әтисе тирәсендә кайнаша. Энеләре исә өлкән кыяфәт чыгарып, чиләк күтәреп абзарда йөри: бозауларны ашата-эчертә, тавык- чебиләрне карый. Бакчада да ярдәм итеп торалар, түтәлләрне утыйлар, суын сибәләр.
Гарифуллиннар үзара килешеп, аңлашып яшиләр. “Эшең беттеме, рәхәтләнеп ял ит!” – монысы гаилә шигаре. Ата-ананың иң зур хыялы – балаларның яхшы кешеләр булып үсүе.
Дөрес, проблемаларсыз гына булмый. Авырлыклар да очрап тора, тәрбия өлкәсендә, көнкүрештә катлаулылыклар чыгып тора. Ә Зинфира белән Рамил һәр авырлыкны җиңеп киләләр. Тормыш тәҗрибәләре дә зур, әбинең ярдәме генә ни тора, туганнары да ярдәмсез калдырмый, опека һәм попечительлек бүлеге вәкилләре дә игътибар үзәгендә тота гаиләне.
Бала тәрбияләгән өчен дәүләт опекунга ай саен акча түли, үзенә күрә хезмәт хакы инде. Әмма Гарифуллиннар сүзләренчә, балаларга сарыф ителгән акча бу суммадан күпкә артып китә. Туклану, өс һәм аяк киемнәре алу, калган вак-төяк... Түләүләр бары беренче пунктка гына ныклап җитә. Ә шулай да бу алар өчен икенчел мәсьәлә. Иң мөһиме – кайчандыр ата-ана җылысын җуйган балалар янәдән ныклы канат астында.
Бу гаилә тырышып эшли дә, матур итеп ял итә дә белә. Гаилә башлыгы балаларны табигать кочагына еш алып чыга. Ерак йөрисе дә юк – гүзәл табигать бакча артында гына, Минзәлә елгасы ярында табигать белән хозурланырга да, шашлык, уха әзерләргә дә була.
Гаиләнең үз традицияләре дә бар, шуларның иң көтеп алынганы – туган көннәр. Бәйрәмнәргә Зинфира ханым үзе сценарий яза, Яңа елга исә Кыш Бабайга хат язалар һәм әлбәттә, теләкләре кабул була.
Һәрчак ярдәмгә ашыгучы әбиләре Роза апа турында аерым язмасак, хикәяләвебез тулы булмас иде. Ул һәркөнне эшкә йөргән кебек оныклары янына ашыга: тәмле ашлар пешерә, әти-әни өйдә юкта аларга күз-колак була. Гомумән, аның ярдәменнән башка бик авыр булыр иде. “Беренче чиратта, ата-ана сүзен, минем сүзне тыңларга, ялкауланмаска кирәк, чөнки кешене бары тик хезмәт кенә кеше итә”, – дип үгетләп тора ул аларны.
– Үз җилкәләренә “опекун” дигән авыр вазифа йөкләргә җыенган кешеләргә әйтер сүзегез бармы? – дигән сорауга Зинфира ханым озак көттермичә:
– Бу адымга барганчы, бик яхшылап уйларга кирәк. Бала – песи баласы түгел, ә формалашкан фикере булган шәхес. Аның фикере сезнеке белән тәңгәл килмәскә дә мөмкин (еш кына шулай була да). Баланың кылган гамәлләреннән оялырга кирәкми, аны ничек бар, шулай кабул итәргә кирәк. Бу җиңел түгел, әмма сез опекун булырга карар кылгансыз икән, без сезгә чиксез түземлек, зирәклек телибез һәм, әлбәттә, ярата белергә кирәк. Баланы кабул итү һәм ярату – көндәлек хезмәт, монда ял көне дә, бәйрәмнәр дә юк. Без аларга кирәк, ә алар исә безгә тагы да ныграк кирәк.
Өч малайның опекуннары, хәер, юк, чын мәгънәсендә олы йөрәкле ата-аналар безгә шундый матур гаилә тарихын бәян иттеләр. Шунысы аңлашыла, балаларның бу гаиләләдә тәрбияләнүе – Аллаһы Тәгаләнең кушуы буенча, ә иң мөһиме – бу т улы гаилә бәхете.
Әлфинә ВОРОБЬЕВА