Инвалидлар җәмгыяте әгъзаларының күптәнге хыяллары тормышка ашты: Ижау шәһәрендәге зоопаркка бардылар.
Халыкта “Игелек җирдә ятмый” дигән мәкаль бар. Ижауга барырга автобус кирәк булгач, инвалидлар җәмгыяте исеменнән алар Минзәлә АТПсына мөрәҗәгать иткән. Шәһәр советы депутаты Рамил Кәримов җәмгыять әгъзаларының гозерен игътибарсыз калдырмаган, зоопаркка барып кайтырга автобус биргән.
Светлана Калинина, инвалидлар җәмгыяте рәисе:
– Ижауга сәяхәтебез байтак вакытка матур хатирә булып истә калыр. Анда 18 кеше барды, барыбыз да әлеге зоопарк- ны карап мөкиббән киттек, бик ошады. Башкаларга да барырга киңәш итәм.
Альфира Муфтахова:
– Мин оныгым Роман белән бардым. Зоопаркның үзендә генә дә дүрт сәгать дәвамында тамаша кылып, рәхәтләнеп ял итеп кайттык. Безне сөендергәннәре өчен әлеге сәяхәтне оештыручыларга рәхмәтебез зур.